2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе арткан / Путевки в хадж для жителей Татарстана подорожали на 5-7%

news_248442019 елда хаҗга юлламаларның бәясе 5-7 процентка арткан. Бу валюта һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән.  

2018 елда да хаҗга Татарстаннан 1800 мөселман барган иде. Согуд Гарәбстаны тарафыннан кертелгән камилләштерелгән электрон виза системасына бәйле Россия хаҗилары өчен виза алу җиңеләйтеләчәк.  

Татарстанның рәсми хаҗ операторы белдерүенчә, быел Татарстанда, узган еллар белән чагыштырганда, хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә.  

Хәзерге вакытта хаҗ сезоны башланганчы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы мөселманнар өчен гомрә сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Якын арада гомрәгә берничә төркем җибәрү планлаштырыла. 

matbugat.ru

* * *

Стоимость путевок в хадж для жителей Татарстана повысилась в 2019 году на 5-7% «в связи с ростом цен на рынке валют и топливном рынке», сообщила пресс-служба Духовного управления мусульман (ДУМ) республики. В религиозной организации напомнили, что стоимость путевки формируется из расчета проживания, трансфера на самолетах и автобусах, стоимости питания и стоимости услуг Министерства хаджа Саудовской Аравии. «Примечательно, что значительная доля татарстанских паломников, совершающих хадж по программам «ДУМ РТ Хадж» успели приобрести путевки по цене прошлого года»,— отметили в пресс-службе.

Согласно сайту «ДУМ РТ Хадж» муфтият предлагает путевки с вылетом из Казани за 255 тыс. руб. по программе «Стандарт — все включено» и за 169,9 тыс. руб. — хадж «Супер эконом». С вылетом из Москвы программа «Супер эконом» будет стоит на 10 тыс. руб. дешевле.

Всего в 2019 году по итогам распределения паломнических квот для ДУМ Татарстана выделено 1,8 тыс. мест — столько же было в прошлом году. На данный момент квота закрыта на 80-85%, подчеркнули в управлении.

kommersant.ru

Просмотров: 923

Комментирование запрещено