«Самар татарлары» мәгълүмат медиа-порталы редакторы, өлкә «Туган тел» татар оешмасы Советы әгъзасы Римма Равил кызы НУРЕТДИНОВАга!

D5XNEtENFfEХөрмәтле Римма ханым!

Сезне туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Сез эш сөючәнлегегез, үткен каләмегез белән абруй казандыгыз. Киләчәктә дә эшегездә зурдан-зур уңышлар теләп калам!

Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Нәзирә Мәзгүт кызы ГЫЙЛЬМАНОВА-ШАРАПОВАга!

ahYjF1SPf5UКадерле сыйныфташым! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим!  Сиңа һәм якыннарыңа чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телим. Киләчәгең кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.

Иң изге теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.