Гүзәл Уразованың Сызранда үткән концертында «форс-мажор» булган (ВИДЕО)

news_24869Салкын залларда чыгыш ясаулар турындагы легендаларны моңарчы олпат җырчылар белән бәйләп сөйлиләр иде. Чыннан да аларның күбесе совет заманында нинди генә авылларда, нинди генә клубларда чыгыш ясамаган. Баксаң, безнең заманда да очрый икән салкын заллар.

Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова Сызрань шәһәрендә чыгыш ясады. Самара өлкәсендә татар милләттәшләребез бик күп яши. Шул исәптән Сызрань каласында да. Тик мондагы концертта бер кимчелек булган – залдагы температура. Татарстанның атказанган артисты залда суык булгач, тамашачылар рөхсәте белән куртка киеп җырлый. “Аның каравы, тамашачылар бик кайнар иде”, — ди Гүзәл Уразова.

Менә әлеге тамашадан бер мизгел: https://www.instagram.com/p/Bu6gOvCAstX/?utm_source=ig_web_button_share_sheet

matbugat.ru

Просмотров: 1090

Комментирование запрещено