“Матур чәчләр — хатын-кызның горурлыгы”, — диләр. Бу матурлыкта, һичшиксез, чәчтарашның өлеше дә зур. Оста белгеч нечкә, куе булмаган чәчтән дә менә дигән прическа ясап куя, ә кулы килмәгәне матур, ефәк кебек чәчне дә бозып ташларга мөмкин.
Самарада 15 ел буе чәчтараш булып эшләүче Руфия Мәүлетова, һичшиксез, беренчеләр рәтендә. Ул креативлыгы, матурлыкка омтылышы, һөнәренә чын-чынлап гашыйк булуы белән күпләрдән аерылып тора.
- Балачакта рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыялланган идем. Әмма өлкән сыйныфларда укыганда кешеләргә, аеруча хатын-кызларга, матурлык бүләк итә торган һөнәр сайлыйсым килә башлады. Шуңа да мәктәпне тәмамлауга Самараның сервис колледжына укырга кердем. Әти-әнием теләгемә каршы килмәделәр, моның өчен аларга бүген дә рәхмәтлемен, — дип сөйли Челно-Вершины районының Совет Нурлатында туып-үскән милләттәшебез.
Укуын тәмамлап, парикмахер-стилист белгече дипломын алган Руфия Салихҗан кызы һөнәрен яратып эшли, шуңа да елдан-ел остара гына бара. Аның даими клиентлары бар, ә алар, үз чиратында, мастерны үзләренең танышларына, туганнарына да тәкъдим итәләр. Хатын-кызлар Руфиягә шул кадәр ышаналар ки, хәтта кыю прическалар ясатып, яңа образлар иҗат итәргә, экспериментларда катнашырга ризалашалар.
- Бер туташка маңгай чәчен кыскартырга тәкъдим иткән идем. Баштарак ул: “Болай да битем түгәрәк, челка ясатсам, йөзем бөтенләй тулы булып күренер”, — дип баш тартса да, икенче килүендә бу кыю адымга “өлгергән” иде. Маңгай чәчен кыска гына итеп кискәч йөзе киресенчә ачылып, озынчарак булып күренә башлады. Яңа прическа үзенә ничек килешкәнен күрсәгез! Туташ моны күреп үзе дә куанды, кат-кат рәхмәтләр әйтте. Хәзер аның чәче белән даими рәвештә башка экспериментлар да ясап торабыз.
Ә кайчакта киресенчә, кемгәдер охшарга тырышып, кеше яңа прическа ясатырга тели. Әмма бу аңа килешмәячәген аңламый. Андый очракта, клиентны рәнҗетмичә генә, башка образ ясарга үгетлим, — дип сөйли Руфия.
Инде шактый оста чәчтараш булса да, ул әле дә үсеш юлында, һаман кайчысын тырышып кайрый, төрле курсларда укый, башка юнәлешләрне дә үзләштерә. Күптән түгел Руфия туташ каш матурлау һәм буяу белән шөгыльләнә башлаган. Һәм монда да ул камиллеккә омтыла.
- “Чәчтараш клиентларына үрнәк булырга тиеш”, — дип Руфия үзенең дә чәчен карап, матур киенеп йөри. Ә йөзендә һәрвакыт елмаю балкый.
- Безнең һөнәр иясе кешене матур да, бәхетле дә итә белергә тиеш. Үзенә килешеп торган, ошаган прическа ясый алсаң, хатын-кызның кәефе күтәрелеп, йөзе ачылып китә.
Кайбер хатын-кызлар, аеруча өлкән яшьтәге апалар, яисә ялгыз әбиләр чәчен кистергән арада парикмахерга моң-зарларын сөйләп, эчен бушата. Бу клиентлар өчен син психолог та, бердәнбер иптәш тә, киңәшче дә, — дип һөнәренең үзенчәлекләре белән уртаклаша Руфия.
Бер карасаң, аның хезмәте бер дә җиңелләрдән түгел. Көн аралаш 12 сәгать буе аяк өстендә тора, кайчы белән эшләүдән кул-бармаклары авырта. Шулай да, Руфия Мәүлетова чәчтараш һөнәрен сайлаганына бер дә үкенми, эшеннән чын ләззәт ала.
- Хатын-кызларны гүзәл итәсем килә, шуңа бөтен күңелемне биреп эшлим. Чәчләре, бит-йөзләре матур булсын дип, файдалы киңәшләр дә бирәм. Моның сере — дөрес туклану, ким дигәндә, 8 сәгать йоклау, һәрвакыт ачык күңелле, елмаючан булу. Үзләрен карап, тәрбияләп торсалар, кызларның буй-сыннары төз, йөзләре алсу, ә чәчләре ефәк кебек булыр, — ди Руфия Мәүлетова.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 913