Ике мәхәббәт тарихы

2973bfa57d1f590214402f01f39ce586Регина хат ташучы булып эшли. Ул шәһәребезнең берничә күпкатлы йортына хезмәт күрсәтә — газеталар, хатлар, картларга пенсия ташый.  Ягымлы, игътибарлы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кызны халык та хөрмәт итә. Бигрәк тә аны “Бердәмлек” газетасын яздырып алучы әбиләр яраталар. Ул бит аларның барысын да яхшы белә һәм шимбә көнне газетаны бик олы яшьтәгеләренең фатирларына ук кертеп бирә.

Ә бер көнне Вәли исемле татар егетенә заказ буенча җибәрелгән хат килгән.  Ул аны бик көткән, күрәсең. Регина кыңгырау төймәсенә басып та өлгерми, ишек шундук ачылып китә һәм егет катып кала: хат ташучының күл кебек тирән, зәңгәр күзләренә, елмайгандагы бит чокырларына карап туялмый. Кара әле, нинди чибәр икән бит хат ташучы кыз! Шул көннән бирле Вәли тынгысын югалта,  һәрвакыт аны гына уйлап йөри, “очраклы” очрашулар эзли. Тик үлеп яратуы турында әйтергә кыюлыгы җитми.

Сөйгәнен көн аралаш булса да күреп тору өчен Вәли хәйлә эзләп таба — ул үз-үзенә заказлы хатлар яза башлый. Регина аларны китергән саен егет аның белән сөйләшергә җаен таба, тормышы, ниләр белән мавыгуы турында сораша. Шулай яшьләр аралаша башлыйлар, тора-бара Регина да Вәлигә гашыйк булуын аңлый. Алар өйләнешәләр һәм менә егерме ел инде бик бәхетле гомер кичерәләр.

Икенче гаилә катнаш никахта яши. Наил белән Настя бер-берсен балачактан белеп үсәләр. Күрше буларак бик дус яшәгән әти-әниләре яшьрәк чакларында бөтен бәйрәмнәрне бергә уздыралар, бергәләшеп ялга баралар иде. Мәктәптә дә Наил белән Настя бер сыйныфта укыйлар. Әлбәттә, бергә уйнап үскән, бер парта артында утырган кыз белән егет арасында мәхәббәт хис­ләре туу табигый хәл.

Хисләренең уртак булуын аңлаган яшьләр, балигъ булгач, өйләнешү турында сүз кузгаталар. Тик ата-аналары аларны бик тиз күктән җиргә төшерәләр. Әле кайчан гына үз кызларыдай якын күргән Нас­тяны, безнең дин кешесе түгел дип, Наилнең әти-әнисе кабул итми. Ике гаилә арасында тирән упкын барлыкка килә.

Тик яшьләр мәхәббәт­лә­реннән ваз кичергә телә­миләр, бергә булу өчен төрле юллар эзли башлыйлар. Бераз уйлаган­нан соң, Настя сөйгәне хакына мөселман динен кабул итәр­гә, татар телен өйрәнергә була.

Бүген аларның мәхәббәт җимешләре — Марс исемле уллары үсеп килә. Гаилә ике як туганнарын да хөрмәт итеп, бик тату яшиләр.

Менә шундый ике мәхәббәт тарихы. Бер-береңне өзелеп яратканда сөйгәнеңнең социаль хәле дә, яшь аермасы да, хәтта милләте дә мөһим түгел. Яраткан кешесе белән кавышу өчен гашыйклар әллә нинди юллар эзләп табалар.

Алинә  ДАВЫДОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 835

Комментирование запрещено