Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның татар җәмгыяте активы белән очрашты / Минниханов встретился с представителями татарской общины Таджикистана

0123Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Таҗикстан Республикасына эш сәфәренең беренче көне ахырында җирле татар җәмгыяте активы белән очрашуы булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар җәмгыяте эшчәнлеге белән Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевны Дүшәнбе шәһәренең «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Римма Хәмзина һәм җәмгыятьнең актив әгъзалары таныштырды. Очрашу башкорт мәдәни үзәгенә йөрүче балалар һәм актив яшьләр башкаруында музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Очрашу ахырында җәмгыять активистлары Рөстәм Миңнеханов кулыннан Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды.

Бүгенге көндә Таҗикстанда 17 меңгә якын ватандашыбыз яши. Октябрь революциясенә кадәр үк татар сәүдәгәрләре анда мануфактурага нигез сала һәм актив сәүдә алып бара. Революциядән соң, киң индустриаль төзелеш чорында бирегә күп кенә татар гаиләләре күчеп килә. 1985 елда башка этнослар белән чагыштырганда, татарлар күпчелекне тәшкил итә, алар халык хуҗалыгының барлык тармакларында хезмәт куя һәм Таҗикстанның фән һәм мәдәният, сәнәгать һәм халык хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә.

«Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге Дүшәнбедә 1991 елда оештырыла. Үзәкнең башка шәһәрләрдә филиаллары бар. 2002 елдан башлап «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге белән Хәмзина Римма Фоат кызы җитәкчелек итә. Аның инициативасы белән 2007 елда Таҗикстан татарлары тарихында беренче тапкыр ел саен уздырыла торган һәм республиканың барлык төбәкләреннән татарлар җыела торган «Сабантуй» республика бәйрәме оештырылды һәм үткәрелде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Таҗикстанның татар диаспорасы белән тыгыз элемтәдә тора. Татар диаспорасы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган барлык чараларда да катнаша. Шулай ук Татарстан Республикасы Казан югары уку йортларына укырга керергә ярдәм итә. Ел саен Таҗикстаннан Татарстан югары уку йортларына 20-30 ватандашыбыз укырга керә.

tatar-inform.tatar

* * *

Вчера президент Татарстана Рустам Минниханов в рамках своей поездки в Таджикистан встретился с активом местной татарской общины.

Встреча сопровождалась музыкальными номерами в исполнении детей и активной молодежи татаро-башкирского культурного центра. В завершение встречи активисты получили от Рустама Минниханова благодарности президента Республики Татарстан и памятные подарки.

Отметим, что сегодня в Таджикистане проживают около 17 тысяч наших соотечественников. В Душанбе в 1991 году был создан Татаро-башкирский общественно-культурный центр «Дуслык». Он занимается организацией национально-культурной жизни татар в Таджикистане, передает пресс-служба президента РТ.

Напомним, что Рустам Минниханов находится с рабочим визитом в Таджикистане. Ранее он провел встречу с президентом страны Эмомали Рахмоном, а также посетил завод таджикско-турецкой компании Akia Avesto.

realnoevremya.ru

Просмотров: 910

Комментирование запрещено