Сөйләрме икән?

28803977Гөлчирәмне югалтуыма 11 ел тулды 

Газраил килер беркөн мине алырга,
Сөйләрме икән, күргән-белгәнен?
Сөйләрме икән, минем җәмәгатьнең
Оҗмах кошы булып йөргәнен?
 

Сөйләрме икән, аның гүрендә дә
Мамык мендәрләрдә ятканын?
Сөйләрме икән, җомга көннәрендә
Миннән дога көтеп ятканын?
 
Сөйләрме ул, оҗмах түрендә дә
Алсу гөлләр чәчәк атканын?
Сөйләрме икән, миңа бер сер итеп,
Мине сагынып көтеп ятканын?
 
Беләме икән, бакчамдагы гөлләр
Һәр яз саен чәчәк атканын?
Җомга көннәрендә үзем сизеп ятам
Гөлчирәмнең җаны кайтканын…
 
Сөйләрме ул, Коръән укыганда,
Ник хуш исләр килә кабереннән?
Зират турыннан сәлам биреп китсәм,
Кулын болгый кебек күкләрдән.
 
Сөйләрме икән, аны ник алганын?
Беләме икән, йөрәк янганын?
Беләме икән, картлык көнендә мин
Яна-ялгыз булып калганым?

Тәлгать ВАҺАҖЕВ.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1001

Комментирование запрещено