Язлар җитте

9039Син инде кышыңда. Моңланып
Языңны сагынма зарыгып.
Гомернең язы бер. Яңадан
Килмәс ул, уфтанма көенеп.

Гөр килеп җыйнаулап кайтырга,
Балалар булсалар якында.
Бәхет шул түгелме, оныгың
Кочаклап, елмайса яныңда?!

Бәхет шул түгелме, балалар
Шатлыклар белән гел бүлешсә.
Туганлык җепләрен өзмичә,
Туганың хәлеңне белешсә.

Бәхет шул түгелме, як-якта
Яшәсә рәхмәтле күршеләр.
Дусларың күңелеңне аңласа,
Синнән гел игелек күрсәләр.

Шатлык шул түгелме -  утыру
Җырлашып бергәләп табында.
И, Раббым, бир бәхет, тынычлык,
Исәнлек, иминлек тагын да.

Раббыбыз бар иткән табигать
Искиткеч камил бит кышы да.
Күңелең киң булса, үзең дә
Матурлык табарсың кышыңда!

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы, Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 966

Комментирование запрещено