Яшел Үзәндә яшәүче хатын үзен «Иванушки»ның чын әнисе дип белдерә (ВИДЕО)

news_24886Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында Яшел Үзәндә яшәүче Мәсгудә Минидарова исемле хатын үзен «Иванушки International» төркемендә җырлаган Олег Яковлевның чын әнисе булуын белдерде. Аның сүзләренчә, ул бу серне 25 ел дәвамында саклаган.   

Ток-шоуда Мәсгудә Минидарова популяр җырчының 1978 елның 12 декабрендә тууын, документларда Каимов Руслан Рәшид улы дип язылуын сөйли. Дәлил итеп хәтта Олегның балачак фотоларын күрсәтә.   

15 яшендә талашып өйдән чыгып качкан Олегны әнисе беренче тапкыр «Тополиный пух» клибында күреп алган. Җырчының интервьюларда әти-әнисе үлде дип сөйләвен, тапшыру кунагы улының үпкәсе зур булуы һәм шоу-бизнестагы пиар белән аңлата.  

Шулай булуга карамастан, Олег белән үлгәнче смс языштык, күрешеп тордык дип ышандырган якташыбыз тапшыру азагында ялган детекторын уза алмаган.  

Белешмә өчен. Популяр булган «Иванушки International» төркеменең экс-солисты Олег Яковлев 2017 елның җәендә Мәскәүнең бер хастаханәсендә каты авырудан соң вафат булды. Мәгълүмат чараларына бу хакта аның тормыш иптәше Александра Куцевол хәбәр иткән иде. Җырчы бик авыр хәлдә пневмония белән реанимациягә эләгә. Табиблар аны хәтта үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар. Тик, кызганыч, соң була. Шундый җитди авыруга китергән сәбәпләр әлегәчә билгесез. 

matbugat.ru

Просмотров: 903

Комментирование запрещено