Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр икән. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка ашый торган булганнар.
Халык әйтеме буенча, 17 март – каргалар килгән көн. Шул исәптән Камышлы социаль реабилитация бүлегендә ял итүчеләр, оешманың хезмәткәрләре, «Көмеш яшьтәге» волонтер оешмасы вәкилләре бергәләп “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрдек.
Бәйрәм көне булгангамы, әллә инде сагынып көткән кунакларыбыз – кошларыбыз җылы яктан кайткангамы, көне бик матур булды, кыздырып кояш чыкты, тамчылыр тама башлады. Әйтерсең, бөтен җиһан уянды, ямьле яз җитте.
Карга киемә киенгәннәр:
“Кар-кар! Туем җитте, бар, бар!
Матур язлар алып килдек! - дип урам буйлап кычкырышып килделәр.
Яз кунакларын бәйрәмнең Хуҗабикәсе каршы алды:
“Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!
Чәүкәләр, акчарлаклар, сыерчыклар, тургайлар!
Кыштан туеп беттек без, сезне сагынып көттек без.
Сезне көткән арада күп нәрсәләр белдек без.
Инде яз килде көлеп, сулар ага йөгереп,
Без оялар ясадык, сез килер көнне белеп”.
Кунаклар хөрмәтенә ботка пешергә булдык. Каргаларга киенгән кунаклар йөреп, «карга боткасы»на сый җыйдылар:
“Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бирче күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Тагын булса, он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк!
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньда бик сирәк,
Сый җитәрлек булгач, “карга боткасын” пешерергә дип казан астык. Ботка пешкәнче яшь чакта уйнаган “Без, без, без идек”, “Йөзек салыш”, аркан тартыш, чүлмәк ватыш уеннары уйналды.
Ниһаять, боткабыз да пеште! Хуҗабикә әби:
“Менә бусы — Җир анага!
Җир атасы — җирән сакал,
Җир анасы — асыл бикә!
Түбәсенә — туклыгың бир,
Тамырына — ныклыгың бир,
Ил өстенә муллыгың бир,
Ил эчендә безгә дә бир!
Менә бусы — суга,
Су иясе ташламасын!
Менә бусы — күккә,
Яңгыр бирсен!
Кояшлы җылы көннәр бирсен!
Илгә – туклык, гаиләгә — иминлек килсен!
Бусы – каргаларга! Канат очларында язны алып килгән өчен!
Ә калганы — сезгә, туганнар. Сыйланыгыз. Муллык килсен! Бәхет килсен!” - диеп барысын да ботканы авыз итәргә чакырып алды.
“Тәмле микән боткасы, авыз итәек әле.
Матур язны каршылап, бәйрәм итәек әле”, — диешә-диешә барсыда казан янына җыелды.
Өстәл тулы мул ризык: җырлап самовар кайнап утыра, чүлмәктәге тәгәрәткән бәрәңге, йомырка, шакмак шикәр, мамык кебек пешкән җәймә. Бу сыйларны барсында килгән кунаклар алып килгән иделәр.
Бәйрәмебез бик ямьле үтте, гармуннарда уйнап, биешеп, такмаклар әйтеп, рәхәтләнеп күңел ачтык.
Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Рушания Сәгыйть кызы ДИНДАРОВА.
Просмотров: 1230