Татарстан — рухи үзәк ул

01242019 елның 15 мартында Казанда Федераль татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының IX хисап-сайлау конференциясе  узды. Хәзерге вакытта бу оешма  39 төбәкнең милли-мәдәни автономияләрен берләштерә. Конференциядә бу оешмалардан сиксәннән артык делегат катнашты. Чарада Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Әнвәр Горланов һәм мин, Тольяттида яшәүче Самара өлкә автономиясе әгъзасы Зөлфия Галиханова, катнаштык.

Татарстан Президенты исеменнән җыенга килүчеләрне Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфә­ров сәламләде.

- Милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга Татарстан Республикасы һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Шул уңайдан грантлар булдырылды. Ә Татарстан президенты аларның күләмен ике тапкырга арттырды. Хәзер ул 10 миллион сум акча тәшкил итә. Туган телебезне пропагандалау өчен без барысын да эшләргә тиеш, — дип сөйләде ул.

Татарстаннан читтә яшәүче татарларга туган телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лау эшендә, мәгариф өлкә­сен­дә һәрдаим ярдәм күрсә­телә. Бу турыда Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов сөйләде.

“Идел” яшьләр үзәге директоры Алсу  Хафиз, җыенда  катнашучыларны сәламләп, яшьләр белән эшләүне активлаштырырга, аларга җәм­гыятьтә үз урыннарын табарга, тарихи тамырларын барлауда булышырга  чакырды.

- “Сәләт” лагере — белемгә, фәнгә тартылган, акыл сәләт­ләрен төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохиты. Ул Татарстанда, Рос­сиятөбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче, татар телендә аралашучы һәм туган телен өйрәнергә теләүче яшьләрне берләштерә”, — дип тә­мамлады  чыгышын Алсу Хафиз.

Федераль татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, узган, дүрт елга нәтиҗәләр ясаганда, мохтарият җитәкчеләрен грантларда актив катнашырга өндәде. Узган елларда 7 конкурс оештырылып, тө­бәкләргә 40 миллион сум акча җибәрелгән. Грант алуда Ульян, Мәскәү, Красноярск өлкәләре, Бурятия Республикасы актив булуларын  әйтеп үтте.

“Чит төбәкләрдә туган телне саклап калу максатын­нан тел лагерьлары оештыры­лып тора. Балаларның бары­­сын да Татарстанга китертеп бе­тереп булмый, бу эшне үзегездә дә оештырырга мөмкин. Новосибирск, Төмән өлкәләре нәкъ шулай эшли дә. Без бу юнәлештә дә ярдәм итәр­гә әзер”, — дип белдерде ул.

“Ә мәктәпләр мәсьәләсенә килгәндә — рус, инглиз, кытай, төрек телләренә әһәмият бирүче  көчле мәктәпләрнең директорлары белән тыгыз элемтәдә булып, татар теле дәресләрен дә кертергә тырышырга. Ә иң дөресе — ясли, балалар бакчасыннан башларга кирәк. Шулай эшләгәндә генә балалар татар телен камил беләчәкләр.

Татар милли хәрәкәтенә авторитет җыярга түгел. Абруйлы иҗтимагый оешмалар татар җанлы иганә­челәрне әй­дәп барсалар, үз артыннан белемле олпат милләт­тәш­ләребезне иярт­сәләр генә, татарлыгыбызны саклап кала алачакбыз. Татар автономия­се акча суга торган машина дип исәпләүчеләрнең чит­тә торулары хәерлерәк булыр, минемчә”, — дип сүзен төгәлләде ул.

Быелгы конференциядә оеш­маның Уставына үзгә­реш­ләр кертелде. Шураның яңа әгъзала­­ры, Федераль татар милли-мәдәни автономия Советы рәисе дә сайланды. Әлеге җаваплы эшкә кабат Илдар Гыйльметдинов хупланды. Урынбасары итеп — Ирек Шәрипов һәм башкарма директоры итеп Миләүшә Шәрәпова сайланды.

Күп еллар буе регионнарда яшәүче татар оешмаларына ярдәм кулы сузып, Татарстан халкыбызның  горурлыгын  ныгыту юнәлешендә күп эшләр эшләп килә. Менә өч көнгә сузылган бу җыен минем өчен дә әһәмиятле чара булды. Моның өчен Самара өлкә милли-мәдәни автономиясенә зур рәх­мәтләремне белдерәсем килә.

Татарстан — рухи  үзәгебез ул. Казаннан һәрвакыт ниндидер илаһи көч  җыеп, башкаларга да дәрт-дәрман өләшердәй булып, канатланып кайтасың.

Зөлфия ГАЛИХАНОВА, 

Тольятти шәһәре буенча штаттан тыш хәбәрче.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе үз эшчәнлегенә йомгак ясады

Просмотров: 928

Комментирование запрещено