В Камышле прошло юбилейное мероприятие к 100-летию Анвара Давыдова / Камышлыда Әнвәр Давыдов тууының 100 еллыгын билгеләп уздылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

18На малой родине поэта — в Камышлинском районе 22 марта прошло празднование векового юбилея нашего земляка, ведущего поэта 60-х годов, учителя целого поколения татарских поэтов. Близкие члены семьи Анвара Давыдова – дочь Алсу, внуки, коллеги из Татарстана, друзья, почитатели творчества поэта собрались в этот день.

Гости посетили Камышлинскую школу, со сцены школьного актового зала в исполнении детей прозвучали стихи поэта разных лет. Побывали в доме музее С.Г. Вагизова села Татарский Байтуган. Юбилейное мероприятие завершилось вечером памяти в районном Доме культуры. Эта теплая встреча была пронизана творчеством Анвара Давыдова, памятью о нем.

12 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 22 23 24 25 26

Подробности в следующем номере газеты.

«Камышлинские известия».

22 март көнне Камышлы районы мәдәният йортында танылган шагыйрь Әнвәр Давыдов тууының 100 еллыгына багышланган зур чара узды.

Шагыйрьне искә алу кичәсенә Әнвәр Давыдовның кызы Алсу һәм өч оныгы да килгән иде. Шигъри-музыкаль кичә Камышлы районы башлыгы  Рафаэль Баһаутдинов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләве белән башланып китте. Шулай ук очрашуда Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Булат Ибраһимов, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, язучы Галимҗан Гыйльманов, журналист Минвәгыйзь Зәйнетдинов һәм башкалар катнаштылар.

Шуны да әйтергә кирәк шагыйрьнең бер гасырлык юбилее уңаеннан аның гаиләсе «Авылны сагынганда» дип исемләнгән яңа китап бастырып чыгарганнар. Биредә Әнвәр Давыдов турында истәлекләр, авторның татар һәм урыс телләрендә шигырьләре урын алган.

fonFullSizeRender FullSizeRender-1-2 FullSizeRender-3 kyzy rt

Әнвәр Давыдов 1919 елның 21 мартында Самар өлкәсенең Камышлы авылында игенче гаиләсендә туа. Поэтик тәҗрибәләрен бик иртә башлый: 12 яшендә чагында Камышлыдагы төбәк газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә. Яшьлегендә Ә.Давыдов Новосибирск һәм Фирганә шәһәрләрендә чыгып килгән газеталарда әдәби хезмәткәр булып эшли. 1940 елны гаскәри хезмәткә алынып, Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр Волхов, Ленинград янында, Балтыйк буе республикаларында барган канлы бәрелешләрдә катнаша.

1952 елда Ә.Давыдов Казанга күчеп килә. 1953-55 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе, соңрак Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Чагыштырмача кыска гомер эчендә (шагыйрь 1968 елда 49 яшендә вафат була) Ә.Давыдов бай әдәби мирас калдыра.Үзе исән чагында аның шигырьләре һәм поэмалары тупланган 23 китабы басылып чыга.

tatar-congress.org

Просмотров: 1557

Комментирование запрещено