Күңел ишекләре һәрвакыт ачык

АзизовМоннан ике ел элек Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе итеп Ренат Азизов сайланган иде. Шул дәвердә ул үзен лаеклы җитәкче, сәләтле  режиссер буларак танытырга өлгерде. Бүген укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырга булдык.

Ренат Әбдерахман улы Новокуйбышевск шәһәрендә туган. Ул кечкенә чакта Азизовлар гаиләсе Үзбәкстанга күченә һәм малайның балачагы, мәктәп еллары шунда уза. “10нчы сыйныфта укыганда кинәт кенә җыр-моңга сәләтем ачылды. Мәктәптә узган чараларда, кичәләрдә Филипп Киркоров, Александр Розенбаум репертуарларыннан популяр җыр­ларны башкара башладым. Ә бервакыт радиодан Айдар Галимовның җырлавын ишетеп, татар моңына гашыйк булдым. Шул көннән башлап татар җырлары җырлыйм”, - дип искә ала Ренат. Улының  сәләтен күреп, әнисе Фәридә аны музыка мәктәбенә укырга бирә һәм егет аккордеон сый­ныфын уңышлы тәмамлап чыга.

- Язмыш мине шулай әк­рен генә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән очрашуга әзер­ләгәндер инде. Гаиләбез белән кабат Новокуйбышевскка кайтып төпләнгән елны шәһәргә бу ансамбль  концерт белән  килде. Татар концертын беренче тапкыр сәхнәдә каравым булгангамы,  ул миндә аеруча зур тәэсир калдырды.

Концерт тәмамлануга сәх­нә артына үтеп, Илгиз абый Колючевны эзләп таптым да ансамбльгә алуын соралдым. “Безнең яңа программа әзер инде, аңа үзгәрешләр кертеп булмас. Яңа елдан соң, февраль-март айларында кил, карарбыз”, — диде ул. Тик минем шул чаклы көтәргә түземлегем җитмәде, көн саен диярлек шалтыратып: “Ансамбльгә алыгыз мине!” — дип йөдәтеп бетердем. Илгиз абыйның мине алмый башка чарасы калмады, бугай. Шулай итеп, 2000 елның ноябрендә ансамбльнең яңа концерт программасында тәүге тапкыр чыгыш ясадым, — дип сөйли Ренат Азизов.

Азизов

Ренат Самараның архи­тектура-төзелеш институтының икътисад һәм идарә факультетын тәмамлаган, бүген  өй җиһазлары сату белән шө­гыльләнүче бер фирмада генераль директор урынбасары вазифасын башкара. Новокуйбышевск шәһәренең “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе буларак, төрле чараларда актив катнаша. Ренат Әбдерахман улы — өч баласына үрнәк әти, ышанычлы гаилә башлыгы да.

- Тормыш иптәшем Нинага аеруча рәхмәтлемен.  Бө­тен өй эшләрен, балалар тәрбияләүне үз җилкәсендә тартмаса, җәм­гыять эшлә­рен алып бара алмаган булыр идем. Ул минем терәк һәм рухландыручы!

Зур ышаныч баглап, мине ансамбльнең сәнгать җи­тәкчесе итеп сайлап куюлары, даими ярдәм итеп торулары өчен Илгиз абыйга, коллективка да мең рәхмәт. Иптәшләремне һәм яраткан тамашачымны борчымаска, алар­ның ышанычын акларга тырышачакмын.

Киләчәккә ансамбльнең план­нары зурдан. Әлегә концертларыбыз Управленческий бистәсенең “Чайка” мәдәният сараенда уза. Халык та, артистларыбыз да анда йөрергә ерак, дип зарланалар. Шуңа “Ялкынлы яшьлек”нең туган йорты — “Металлурглар” мәдәният сараена кайтырга телибез. Самара тамашачысына якынрак буласы килә.

2020 елда “Ялкынлы яшь­лек” ансамбленә 50 яшь ту­ла­чак. Юбилейны, һәрвакыт­та­гыча, ма­тур концерт програм­масы белән уздырырга ниятлибез. Тамашачы канәгать калыр, дип өметләнәбез, — дип сөйләде Ренат Азизов.

Менә шундый ул иҗат кешесе — гаиләсен, шәхси тормышын читкә куеп, халык күңелен күрергә тырыша. Ничек кенә арыса, авырса да, тамашачыга сиздерми, күңел ишекләре һәрвакыт ачык, ә йөзендә елмаю балкый.

Без Ренат Әбдерахман улын, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистларын һәм мәдәнияткә кагылышлы барлык һөнәр ияләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, алга таба да уңышлар, илһам, күтәренке кәеф һәм нык сәламәтлек телибез.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 932

Комментирование запрещено