В Самаре представили эскиз стратегии развития татарского народа / Самара шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иттеләр

sa3-1Сегодня заместитель Премьер-министра РТ, председатель Национального Совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев находится с  рабочим визитом в Самаре.

В рамках программы он встретился с руководителями татарских общественных организаций Самарской, Оренбургской, Пензенской, Саратовской, Ульяновской областей и Республики Мордовии. На встрече обсудили вопросы, касающиеся татарских СМИ в регионах, вопросы о механизме для их поддержки, о необходимости создания культурных центров и др.

F8_FLWbXzVg xVLdq0rQyXw

Вторая часть встречи продолжилась в концертном зале ДК «Металлург». Здесь на встрече с активом татарских общественных организаций Приволжского Федерального округа Василь Шайхразиев подвел итоги работы Исполкома Всемирного конгресса татар за 2018 год, ознакомил с планом работы и задачами на 2019 год, а также презентовал эскиз Стратегии развития татарского народа. Также председатель Нацсовета отметил о предстоящем юбилее ТАССР. От лица Самарской области с приветственным словом выступил председатель Самарской региональной творческой общественной организации «Дуслык» Фахрутдин Канюкаев.

sa3-1sa6

NnMLUZrHyYQ

Напомним, на сегодняшний день на территории Самарской области проживает около 130 тысяч татар.

tatar-congress.org

* * *

Самарада узачак сабантуена әзерлек хакындагы утырыш тәмамланганнан соң, очрашулар шәһәрдәге «Металлург» мәдәният йортында дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Самара шәһәренә эшлекле визит белән килде.

Самара өлкәсендә 130 мең милләттәшебез яши. Милли шура рәисен мәдәният йортында үзешчән сәнгать коллективлары чәк-чәк белән каршы алды. Бүген Васил Шәйхразиев  бирегә җыелган татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары белән очрашты. Алар Мордовия республикасы, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләреннән.

Очрашуда сүз әлеге төбәктә яшәүче милләттәшләребезне борчыган мәсьәләләр хакында бара, башкарылган эшләре белән дә уртаклашалар. Чит төбәкләрдә чыгучы басма матбугат хакында да фикер алыштылар. Татар дөньясындагы яңалыклар хакында язучы басмаларны ябылудан саклап калу өчен, аларга ярдәм кирәк.

Чит төбәкләрдәге милләттәшләрне берләштерү урыны буларак, татар мәдәнияте үзәкләре зур роль уйный. Очрашуда аларны һәр өлкәдә ачу кирәклеге хакында да сөйләштеләр.

Идел буе Федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары активистлары катнашында,  Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елгы  эшчәнлегенә йомгак ясалды. 2019 нчы елга эш планы һәм максатлар билгеләнде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев мәдәният йортында җыелучыларга ТАССРның 100 еллыгына әзерлек эшләре хакында сөйләде. «Бу датаны билгеләп үткәндә,  чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә төрле чаралар уздырып, үз өлешен кертә ала,» — диде ул. Милли шура рәисе милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән дә таныштырды.

Очрашуны Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин, башкарган эшләребез хәерле булсын, дигән теләк белән дога укып тәмамлады.

tatar-congress.org


КОНТЕКСТ:

В Самаре обсудили вопросы организации Всероссийского сельского Сабантуя / Самарада X Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек турында сөйләштеләр

* * *

Самара встречает гостей

* * *

Милләтебез язмышына битараф калмыйк

* * *

26 марта в Самаре представят эскиз Стратегии развития татарского народа

Просмотров: 1319

Комментирование запрещено