Бу тормышка һәрбер бала
Саф мәхәббәт аша киләдер.
Әй, аналар! Йөрәк назыгызны
Сабый тавышы белән биләгез.
Бишектәге нәни сагышланса,
Кояш керфекләрен чык баса…
Сабый бала — җан кояшы бит ул!
Тормыш сүнә, Кояш чыкмаса.
Наздан аермасаң, саф мәхәббәт
Бизми бит ул җырлы оядан.
Сызылып таң атканда йокылардан
Бишек җыры көйләп уянам.
Бәлки анда могҗиза да бардыр -
Сабый бала булып туасы…
Көн туды исә, кояшлы җыр көтә
Күкрәктәге былбыл оясы.
Без тумыштан газиз йортыбызны
Былбыл оясыдай күрәбез.
Әй, аналар! Йөрәк серегезне
Сайрар былбылларга сөйләгез.
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы, Челно-Вершины районы.
Просмотров: 1392