“Син исәнме, татар?”, сабантуй колгасы һәм Тямаев җыры: Камал театрында яңа спектакльнең репетицияләре бара

AI3I4877“Татар-информ” хәбәрчеләре Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев рөхсәте белән ул куйган “Исәнмесез” спектакле репетицияләрендә булды.

Габдулла Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” сүзләрен, туксанынчы еллардан популяр булган “Уян, татар!” өндәмәсен Камал театры конкретлаштырыбрак кабатларга җыена – “Исәнмесез?” (“Исәнме сез?” мәгънәсендә). Спектакльнең исеме русчага “Здравствуйте!” дип тәрҗемә ителмәгән, “Живы ли вы?” диелгән. Читать полностью