«Бердәмлек» газетасыннан, 30 март, 2019 ел

 1449131319_18426495

Самара шәһәре,

Антонов-Овсеенко урамы

Мотыйгулла Нәбиулла улы Альмушевка – 55 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине юбилеең белән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын!

Аяз булсын туар таңнарың,

Шатлык нуры чәчсен күзләрең.

Күкрәмәсен аяз күңелең,

Боекмасын һич тә йөзләрең!

Котлы булсын туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле,

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлия, улың Ильяс, оныгың Дамир.

* * *

Амировы на 30 мартаПохвистнево районы,

Гали авылы

Илсөяр Салих кызы Әмировага – 65 яшь һәм Мидхәт Рәфгать улы белән бергә гомер итүләренә – 45 ел!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәк­ләребездән чыккан иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Ка­дерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез! Без сез­не шушы истәлекле көнегез белән тәбрик итәбез! Алдагы көннәрегездә дә шулай матур, тигез, тыныч тор­мышта, үстергән бала­ларыгыз­ның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.

Туган көнең, әни, алып килсен

Бары сәламәтлек, шатлыклар.

Безгә биргән йөрәк җылың

Изгелекләр булып кайтсын

                                           үзеңә.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән

                                       матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Бәйрәмегез белән котлап,

Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк

                                         булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Сезгә язмыш бүләк иткән икән

Бергә-бергә гомер итәргә.

Сикәлтәле тормыш

                             сукмакларын

Җитәкләшеп бергә үтәргә.

Безне кеше итү өчен

Китте бөтен көчегез.

Шуңа да сез безнең өчен

Алтынга тиң кешесез.

Изге теләкләр белән балаларыгыз, киленнәрегез, онык­ларыгыз.

* * *

Самара өлкәсе,

Отрадный шәһәре

Алсу Ракит кызы

Биденовага – 45 яшь!

Кадерлебез! Сине чын кү­ңел­дән туган көнең белән тәб­риклибез. Таң җилләренең наз­лысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Туар таң­нарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Йөзләреңдә гел нур балкып

                                     торсын,

Боекмасын һич тә күңелең.

Балаларың һәм дусларың

                                           белән

Рәхәт үтсен синең гомерең.

Изге теләкләр белән апа­ларың Галимә, Әлфия, абыең Зө­фәр гаиләләре белән.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзер

Самара шәһәрендә яшәүче 

Раил Сәйфулла улы Бәхтиевка — 35 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, улыбыз, абыебыз! Без сине җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көн­нәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, шатлыкта, мул­лыкта, рәхәттә яшәвеңне те­либез. Ярдәмең, булышлыгың өчен чиксез рәхмәтле без сиңа.

Матур тормыш, сәламәтлек

                                         теләп,

Туган көнең белән котлыйбыз.

Ак бәхетләр һәм шатлыклар

Озын гомер сиңа телибез.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Римма, әниең, әтиең, балаларың Салават, Камилә, сенелең Румия, ире Рамил, балалары Алсу, Илнур һәм барча туганнарың.

* * *

насибуллина на 30 мартаСамара өлкәсе,

Кинель шәһәре

Тәнзилә Харис кызы

Насыйбуллинага – 65 яшь!

Кадерлебез! Без сине их­лас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тор­мыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изге­лекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек,

                   шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр

                                       яусын,

Шатлык балкып торсын

                                   йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

                                     узсын -

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Изге теләкләр белән се­ңелләрең Равилә, Гөлсинә, Лә­лә гаиләләре белән һәм Нур­җи­ян апаң.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Фәридә Сәгыйрь кызы МӨРХӘБИНОВАга!

Сөекле кызым, кадерле се­­ңелем, апабыз! Сине чын кү­ңе­лебездән туган көнең бе­лән котлап, йөрәкләребездән чык­кан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Исәнлек-саулык сиңа, гаилә бәхетең түгәрәк, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Рәшит җиз­нине дә киләчәк юбилее белән котлыйбыз һәм гомер юлыгызны пар канатлы булып, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткә­рергә насыйп булуын телибез.

Туган көнең белән котлап,

Бәхетле бул син, дибез.

Ак бәхетләр һәм уңышлар,

Тик шатлыклар телибез.

Кояшныкы кебек булсын

                                   гомерең,

Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй шат елмайган

                                       йөзең

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Изге теләкләр белән әниең Хәдичә, абыең Юныс, сеңелең Әминә, энең Фәрит гаиләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Дыбенко урамы

Рәшит Әхмәтгазый улы Кәримовка — 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, сөекле дәү әтиебез, җизнәбез һәм кодабыз! Сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге, якты, матур теләкләребезне юл­лыйбыз. Син — олы җанлы, киң күңелле кешебез, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын, җан тынычлыгы, иман байлыгы насыйп итсен. Килә­чәктә дә әниебез, апабыз белән бәхеткә-шатлыкка күмелеп, тигез­лектә яшәргә язсын.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл

                                        гына.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Камилә, кызың Лилия, киявең Рифат, оныгың Ислам, Казаннан туганнарың һәм кода-кодагыйларың.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Фәнүзә Гафиятулла кызы

Яхинага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, апабыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Киләчәктә тормыш күгең һәрчак аяз, ә гомерең озын булсын, Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Сагыш сине урап үтсен һәрчак,

Дәрт сүнмәсен йөрәк түреңдә.

Сүнми янсын бәхет

                             йолдызларың

Аяз, тыныч күңел күгендә.

Күз нурларың бирдең безнең

                                             өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Без бәхетле җирдә син булгач.

Изге теләкләр белән кызың Наилә, улың Наил, киленең Гүзәл, оныкларың Әмир, Азат, сеңелләрең Әнисә, Әлфия, Зөлфирә гаиләләре белән.

 

 

Просмотров: 865

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>