Яз килә! Нәүрүз мөбәрәк булсын!

20190330_115204

Яңа Ярмәк авылында Нәүрүз бәйрәме үтте

30 март иртәсе ялт итеп кояш чыгу белән башланды. Җиле салкын булса да, өстән яумаганга бик куандык инде. Быел кыш дәвамына кар яуды бит, март аенда да карлы-буранлы көннәр күп булды.

Соңгы елларда гадәткә кергәнчә, Нәүрүз бәйрәмен авыл уртасында — мәчет каршында үткәрдек. Салкын булуга карамастан, халык вакытында җыелды. Әбиләр-бабайлар, апалар-абыйлар, бала-чага белән мәйдан шау-гөр килеп торды.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз тапшырып калдырган. Аны кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз, өмет бәйрәме булып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Элек таң ату белән учак кабызганнар, аш-су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә уйнап, җырлап, ярышып, Нәүрүзбикәне каршы алдык.

Нәүрүз бәйрәменә мәктәптә укучы балалар белән концерт оештырган идек. Җырчы кызларыбыз Әлфинә Мугинова, Юлия Шакирова, Аня Дмитриева, Әлмира Габидуллина, Гүзәл Эсенова моңлы итеп җырлар башкардылар. Биюче кызларыбыз Ләйсән Фәйзуллина, Алисә Гусаинова, Юлия Шакирова, Аделина Хәмидуллина, Әлмира Габидуллина, Әлфинә Мугинова, Гүзәл Эсенова, Аня Дмитриева дәртле биюләре белән күңелләрне күтәрдәләр. Балалар яз турында шигырьләр дә сөйләп үттеләр.

Явыз убырлы карчык (Асия Җәләева) Нәүрүзбикәне (Юлия Шакирова) узенең өенә бикләп куйган. Тик кабаланып йөргәндә кульяулыкка төенләп куйган ачкычын төшереп калдырган. Төенләнгән кулъяулыкны табып алдык, тик ул да гади генә түгел, тылсымлы булып чыкты. Кулъяулык “телгә килә”: «Минем шартымны үтәсәгез — чишелермен, ачкычлы булырсыз. Җырлап-биеп, уйнап-көлеп күңелемне күрегез!» — ди. Җырлар җырлап та, биеп тә карадык, кулъяулык чишелмәде. Татар халкы элек-электән укымышлы, зыялы булган, мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Без дә мәкальләр әйтеп карадык. Менә, ниһаять, ул чишелде, ачкыч алынды!

Убырлы карчык та ачкычын югалтканын аңлап, эзләргә килеп җиткән. Без дә анарга ачкычын болай гына бирмәдек: «Балалар белән ярышып кара, җиңә алсаң гына бирәбез», — дидек.

Капчык киеп узышканда, балалар убырлыны капчыкка бәйләп куялар, Нәүрүзбикәне азат итәләр.

20190330_11215020190330_112220 20190330_112750 20190330_115018 20190330_115030 20190330_115123 20190330_115204 20190330_120220

Нәүрүзбикә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән, безгә бүләккә матур җырларын, кәрҗин тутырып кәнфитләр, язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килгән.

Форсаттан файдаланып, бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән мәчет картларына, тәмле итеп пылау пешерүче Пулатхановлар гаиләсенә, өстәлгә куярга тәмлешкәләр биргән Азизовлар гаиләсенә, табынны әзерләшергә булышкан Рузалия Гафуровага, Сәрия Мөхитовага, Асия Җәләевага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! 

Хөрмәтле авылдашлар! Сезнең барыгызны да язгы зур бәйрәм белән котлыйбыз! Нәүрүз мөбәрәк булсын! 

Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче  Асия ҖӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1451

Один комментарий

  1. Молодцы Молодцы Молодцы