Асыл бүләкләр

image002Олыгайгач, дөньяма ямь өстәп,
Раббым бирде асыл бүләкләр.
Оныкларым минем, чәчәкләрем үсә,
Җанкаема биреп рәхәтләр.

Уяталар һәрбер күзәнәкне янә,
Яшәү серен сирпеп күңелгә.
«Әбекәем, әбием», дип сөеп,
Шатлык өстәп яшиләр безгә.

Назлар сибеп, коендырып яшим,
Чәчәк атып, җимеш бирсеннәр.
Татлы җимешләрдән насыйп булсын,
Туруннар да бүләк итсеннәр.

Җан җылымны бүлеп бирәм сезгә,
Теләкләрем сезгә гел изге.
Әбекәйле булып күңелегездә калсын
Балачакның татлы мизгеле.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

Просмотров: 1012

Комментирование запрещено