Самар шәһәре “Мирас” татар мәдәнияте фестивале бәйгечеләрен һәм кунакларын кабул итәргә әзер

DSCN98106-7 апрельдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестиваль-бәйгесе уза. Чарада Самардан, өлкәбезнең төрле районнарыннан, Татарстан, Башкортостан һәм Чувашстан Республикаларыннан, Пенза, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Краснодар төбәгеннән, шулай ук Төркмәнстаннан, Казахстаннан, хәтта Кытайдан 520 бәйгече катнашачак.

Кичә, 3 апрельдә, өлкә Халыклар дуслыгы йортында фестивальне оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

“Мирас” фестивале директоры Искәндәр Сәетов чарага әзерлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясап, аның программасы белән таныштырды. Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, бу оешмаларның директоры Фәрхәт Мәхмүтов, шәһәр округы Думасы депутаты Рифкать Хуҗин оештыру эшләренә үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.

“Мирас” фестивалендә иҗади бәйгеләр берничә мәйданчыкта барачак. Утырышта бу мәйданчыклар өчен җаваплы кешеләр, аларга ярдәмгә волонтерлар билгеләнде, башка оештыру эшләре турында да сүз барды.

Чарада өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы вәкиле Винер Нурмөхәмитов, Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова, “Белоснежка” кафесы җитәкчесе Тәлгать Мортазин, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Айназ Фәхретдинов,  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Илдар Әбү­бә­керов, оешманың яшьләр түгәрәге активисты Марат Төхвәтуллин, өлкәбездә төрле милли татар чараларын алып баручы Алия Галиуллина һәм башкалар катнаштылар.

DSCN9797DSCN9802 DSCN9806 DSCN9810 DSCN9812

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

 


КОНТЕКСТ:
ПРОГРАММА I Международного детско-юношеского и взрослого фестиваля-конкурса татарской культуры «Мирас» (СПИСОК ОЧЕРЕДНОСТИ ВЫСТУПЛЕНИЙ)
* * *
“Мирас” фестиваленә әзерлек эшләре тулы көчкә бара
* * *
Фархад Сабирзанович Махмутов и Искандар Зиннурович Саитов стали гостями прямого эфира р/с «Эхо Москвы» в Самаре (АУДИОЗАПИСЬ)
* * *
Сәетовлар «Манзара» тапшыруында кунакта булдылар (ВИДЕО)
* * *
ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә кунакта Самара өлкәсеннән милләттәшләребез Искәндәр Сәетов һәм аның кызы Әлмирә
* * *
Министр культуры РТ Ирада Аюпова: «Желаю всем участникам фестиваля «Мирас» вдохновения и новых творческих открытий»
* * *
«Мирас» фестивалендә самарлыларны да күрәсе килә…
* * *
Приглашаем принять участие в I Международном детско-юношеском и взрослом фестивале-конкурсе татарской культуры «Мирас» (СКАЧАТЬ ПОЛОЖЕНИЕ)

 

Просмотров: 1134

Комментирование запрещено