Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның никахы булды

22Бүген Мамадышта чын бәйрәм. Анда Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның никахы гөрли. Бу хакта беренчеләрдән булып Рифат Фәттәхов хәбәр итә. «Бүген -Гөлсирин һәм Азатның никахы! Ваһапов фестивалендә туган беренче гаилә. Котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!», дип язган ул.

Исегезгә төшерәбез, 25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты барышында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Минем өчен дулкынландыргыч мизгел. Җитди адым ясыйм. Гульсик, бары бер сорау гына бирәм. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» — дигән иде ул.

Азатның, тезләнеп, Гөлсирингә чәчәкләр бәйләме һәм йөзек бүләк итүенә йөзләгән кеше шаһит булды. 

Күптән түгел яшьләр Азатның туган ягында Изет Кабул кылдыру йоласын үтәп кайтканнар иде. «Минем өчен яңа йола, чөнки бездә Мамадышта андый йола юк. Монда минем өчен шунысы яңалык, егет кызны үзенең төп йортына алып кайткач, туганнары, күрше-тирә, авылдашлар бүләкләр белән килен күрергә киләләр» дип уртаклашты Гөлсирин Абдуллина.

matbugat.ru

Просмотров: 1406

2 комментариев

  1. Котлы булсын! Бәхетле булсыннар!