“Эх, алмагачлары!”

DSCN9499Самараның Киров мәй­да­нындагы Иҗат са­раенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм ко­медия театры мил­ләт­тәш­ләребезгә Шамил Фәр­хет­динов әсәре буенча куел­ган “Эх, алмагачлары!” коме­дия­сен тәкъдим итте. Тамаша шыг­рым тулы зал каршында үтте.

Алмагач иле авылында зур вакыйга — яңа клуб ачылу тантанасына Үзе (тамаша ахырында гына мөхтәрәм кунакның Президент булуы ачыклана) килергә тиеш.  Шуңа бөтен авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә.

Спектакльдә юмор аша татар авылларының тормышы, проблемалары ча­гылды­рыла дисәк тә, дөрес булыр. Һәр авылның төп байлыгы — аның халкы. Үзара дус, тату яшиләр икән — авыл чәчәк ата, үсә, матурая. Алмагачлылар нәкъ шун­дыйлардан. Бибисара апа (Та­тарстанның ат­казанган артисты Люция Галләмова), мә­сәлән, чын авыл хатыны. Гадилеге, эчкерсезлеге, шул ук вакытта тапкырлыгы һәм зирәк­леге белән беренче минутлардан ук тамашачы кү­ңелен яулап ала.

Салих бабай (Россиянең атказанган артисты, Татар­станның халык артисты Зөфәр Харисов) — акыллы, төпле фикер йөртүче аксакал. Аның белән һәрвакыт киңәшәләр, сүзенә колак салалар. Ул һәм Әхмәтҗан бабай (Татарстанның халык артис­ты Нуретдин Нәҗ­миев), шулай ук Хупҗамал (Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина), Зәкия (Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова), Нурзадә (Татарстанның халык артисты Зөләйха Хәкимҗанова) әбиләр — гореф-гадәтләрне һәм милли йолаларны саклап килүче олы буын кешеләре. Ә менә мәктәп директоры Фәридә Рәисовна (бу рольне Татарстанның атказанган артис­ты Лилия Мәхмүтова уйнады) бөтен җиргә дә яңалык кертергә тели. Концертта да әбиләр төркеме урынына сәхнәгә яшьләрне чыгарырга кирәк дигән фикердә ул. Фәридә ханым аларга “Эх, алмагачлары!” җырын рус һәм инглиз телләрендә өйрәтеп маташа. Моны бүгенге татар эстрадасына пародия буларак та кабул итеп була.  Кайбер җырчылар татар халык җырларына яңа аранжировкалар ясап, заманлаштыра, моның белән халыкны гаҗәпләндерергә тырыша бит. Тик андый җырдан никтер моң кача, һәм ул халык җыры булмый инде. Фәридә Рәисовна да ахырда моны аңлый.

DSCN9499

Салих бабай әйт­мешли, һәр авылның үз «дивана»сы бар. Алмагачлы илендә яшәүче сәрхүш Хәйбуш (Татарстан Республикасының халык артис­ты Илгизәр Хәсәнов) нәкъ шул инде. Исерек баштан колхоз тракторын күлгә батырган, башка төрле зыян китергән ирне берсе дә яратмый, аның чыгышын хәтта концерт программасына да кертмиләр. Ә менә төрле пычрак, авыр эшләрне эшләргә шул Хәйбушны дә­шәләр. “Үзегез сәрхүш ди­сез, ә үзегез аңа акча бирәсез. Аракы алып эчкәнен беләсез бит!” - дип ачулана Хәйбушның хатыны Халидә (Татарстанның ат­казанган артисты Гүзәл Га­рәпшина). Усал булса да, ул ирен чын күңеленнән ярата, Хәйбуше: “Әгәр концертта кат­нашырга ярдәм итсәң, эчү­емне ташлыйм”, — дип вәгъдә иткәч, Халидә сәхнәгә клоун бу­лып киенеп чыгарга да әзер була.

Татарстан Республикасы­ның атказанган артисты Гөл­чәчәк Хафизованың герое Зифа Мөдәррисовна кебек, җитәкчегә ярарга тырышып, тиресеннән чыгарга да әзер булган ялагайлар да арабызда шактый. Зифа мәктәп директорына шулкадәр ярарга тырыша ки, хәтта үзенең никадәр көлкеле, мескен булып күренүен дә аңламый.

Спектакльдә мәхәббәт тә бар. Салих бабайның оныгы Зөһрә (Гүзәл Галиуллина) һәм Бибисара апаның улы Таһир (Булат Зиннәтуллин) бер-берсен өзелеп яраталар. Зөһрә — оялчан, акыллы, идеаль татар кызы.  Алар арасында хисләр шулкадәр саф һәм чиста ки, хәтта бүген андый кызларның, олы мәхәббәтнең булуына шик туа. Бәлки шуңа да тамашачы Зөһрә белән Таһирның мөнәсәбәтләрен кызыксынып күзәтәдер, алар өчен ихлас күңеленнән борчыладыр. Шәһәр егетләре Рустик (Рөстәм Гайзуллин) белән Илюша (Илнур Байназаров) да Зөһрәгә гашыйк. Тик тупас, сыра эчәргә яраткан егетләр кызга бер дә ошамыйлар. Дөрес, авыл кешеләре белән күбрәк аралашкан саен егетләрдә яхшы якка үзгәрешләр си­зелә бара. Ахырда алар­ның чын исемнәре Рөстәм белән Илһам булуы ачык­лана, алар инде рэп урынына рәхәтләнеп татар җырларын башкаралар…

Милләт проблемалары турында сүз барганда еш кына: “Милләтне авыл гына сак­лап кала ала”, — дигән сүз­ләрне ишетергә туры килә. Бәл­ки спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артис­ты, Татарстанның атка­занган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин да шул турыда әйтергә теләгәндер? Ике сәгатьтән артык барган музыкаль комедия ахырында самаралылар рольләрне искиткеч оста башкарган артистларны алкышларга күмеп, сәхнәдән озак җибәрмичә тордылар. Ә Казан артистлары тамашачы китергән чәчәкләр, татлы бүләкләр, аеруча өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Разия Әюпова пешереп килгән пәрәмәчләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Кәрим Тинчурин исемендәге театр самарлыларга “Эх, алмагачлары!” комедиясен тәкъдим итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Просмотров: 965

Комментирование запрещено