Самарда Халыкара “Мирас” фестивале гөрли! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_6069Иртәгә, 7 апрельдә, 16 сәгатьтә иң шәп номерлардан торган гала-концерт узачак. Рәхим итегез!

Самарның “Заря” мәдәният сараенда I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестивале башланды. Чараның ачу тантанасында мәртәбәле жюри әгъзалары катнашып, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, жюри рәисе — Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева бәйгечеләргә уңышлар теләделәр. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров бу фестивальнең (элек ул “Татар балалары җырлый” дип атала иде һәм күбесенчә шәһәр милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә уздырылып килде) 23 еллык тарихы булуын белдерде. “Соңгы елларда ул “Мирас” исеме астында уздырылып килә, ә быел Халыкара дәрәҗәсенә дә ия булды.  Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм Самара региональ “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы ярдәмендә  уздырылган чара быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана”,  — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы һәм фестивальнең уңышлы узуына шиге булмавын белдерде.

Һәм ул ялгышмады. Бәйгенең беренче көне шаулап-гөрләп узды! Анда Самар, Камышлы районы авылларыннан яшь талантлар катнашып, “Вокал”, “Музыка коралы”, “Бию”, “Нәфис укылыш” номинацияләрендә сәләтләрен күрсәттеләр.  

I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестивале иртәгә, 7 апрельдә, дә дәвам итәчәк.  Анда Татарстан, Башкортостан һәм Чувашстан Республикаларыннан, Пенза, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Краснодар төбәгеннән, шулай ук Төркмәнстаннан, Казахстаннан һәм Кытайдан килгән яшь талантлар чыгыш ясаячаклар. Ә 16 сәгатьтә иң шәп номерлардан торган гала-концерт узачак.

-       Бүгенге чара бик матур узды дип әйтсәң, берни дә әйтмәгән кебек булыр иде. Искиткеч сәләтле яшьләр, берсеннән-берсе күркәм музыкаль номерлар! Ә “Нәфис укылыш” номинациясендә чыгыш ясаучыларны ишетсәгез икән сез! Балалар сугыш, туган як, ана теленә багышланган шигырьләрне йөрәккә үтеп керерлек итеп укыйлар.

Иртәгәге бәйгене аеруча дулкынланып көтәм, чөнки анда башка төбәкләрдән, чит илләрдән килгән яшь талантлар катнашачак. Алар безгә нинди музыкаль күчтәнәчләр алып килерләр икән? Аларда сәләтле балалар белән ничек эш алып баралар? Миңа болар барысы да кызыклы, — дип кичерешләре белән уртаклашты чараны алып баручыларның берсе Илмира Мәҗитова.

Оештыручылар да фестивальнең гала-концерты искиткеч матур булачак, дип вәгъдә итәләр. Хөрмәтле милләттәшләребез! Бу чарага сезне дә чакырабыз!

IMG_6018IMG_6024 IMG_6026 IMG_6027 IMG_6028 IMG_6030 IMG_6032 IMG_6035 IMG_6043 IMG_6049 IMG_6057 IMG_6063 IMG_6069 IMG_6074 IMG_6083 IMG_6093 IMG_6097 IMG_6102 IMG_6103 IMG_6106 IMG_6108 IMG_6109 IMG_6111 IMG_6119 IMG_6120 IMG_6122 IMG_6124 IMG_6127 IMG_6128 IMG_6131 IMG_6136 IMG_6137 IMG_6143 IMG_6145 IMG_6146 IMG_6150 IMG_6153 IMG_6154 IMG_6158 IMG_6159 IMG_6165 IMG_6169 IMG_6203 IMG_6209 IMG_6213 IMG_6215 IMG_6216 IMG_6220 IMG_6223 IMG_6227 IMG_6229 IMG_6239 IMG_6241 IMG_6254 IMG_6256 IMG_6258 IMG_6260 IMG_6261 IMG_6263 IMG_6269 IMG_6272 IMG_6273 IMG_6279 IMG_6283 IMG_6286 IMG_6292 IMG_6294 IMG_6299

Алия АРСЛАНОВА.

Автор фотосурәтләре.

Самар шәһәре.


КОНТЕКСТ:
ПРОГРАММА I Международного детско-юношеского и взрослого фестиваля-конкурса татарской культуры «Мирас» (СПИСОК ОЧЕРЕДНОСТИ ВЫСТУПЛЕНИЙ)
* * *
“Мирас” фестиваленә әзерлек эшләре тулы көчкә бара
* * *
Фархад Сабирзанович Махмутов и Искандар Зиннурович Саитов стали гостями прямого эфира р/с «Эхо Москвы» в Самаре (АУДИОЗАПИСЬ)
* * *
Сәетовлар «Манзара» тапшыруында кунакта булдылар (ВИДЕО)
* * *
ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә кунакта Самара өлкәсеннән милләттәшләребез Искәндәр Сәетов һәм аның кызы Әлмирә
* * *
Министр культуры РТ Ирада Аюпова: «Желаю всем участникам фестиваля «Мирас» вдохновения и новых творческих открытий»
* * *
«Мирас» фестивалендә самарлыларны да күрәсе килә…
* * *
Приглашаем принять участие в I Международном детско-юношеском и взрослом фестивале-конкурсе татарской культуры «Мирас» (СКАЧАТЬ ПОЛОЖЕНИЕ)

Просмотров: 1652

Комментирование запрещено