Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният йортында искиткеч матур концерт узды. Ул күрше Камышлы районының Балыклы авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән иде.
Кызганыч, бу көнне көчле буран чыгып, күп авылдашлар чарага килә алмады. Ә менә килгәннәре бик зур ләззәт алдылар.
Чараны Балыклы авылының Мәдәният йорты җитәкчесе Ленар Абсаттаров үзенең “Яшәү яме” дигән җыры белән башлап җибәрде. Соңрак ул яшь җырчы Алмаз Вәлиев белән “Җиләкле җәйләрем”, “Бас әле станокка” җырларын да башкардылар.
Балыклыда яшәүче авылдашыбыз Руфия Кәлимҗанова сәхнәгә чыгуга галилеләр аны кайнар алкышларга күмделәр. Ул яшьтән бик сәләтле булып, кайчак Казан артистларын уздырып җибәрә иде. Бу юлы да “Ачы тау”, “Бер тутырып карадың”, “Гали авылына” һәм башка җырларны искиткеч матур да итеп башкарып, күзләрне яшьләндерде. Әлфия Рөстәмова, Илгиз Кәлимҗанов та тамашачыга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Руфия Шәнгәрәева үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды.
Балыклы авылы биючеләре белән дә горурлана ала. Гөлназ Кәлимҗанова, Альбина Рөстәмова, Юлия Әхмәдуллина аерым-аерым да, күмәк бию дә күрсәтеп, идәннәрне дер селкеттеләр. Ә чегән кызы биюен башкарган Әдилә Шәнгәрәева беренче минутлардан ук тамашачыларның күңелен яулап алды. Сәхнәдә үзен зур артистларча тоткан кызчыкны галилеләр бүләкләргә күмделәр, ә Руфия Йосыпова чәчәк бәйләме тапшырды.
Быел театр елы булуын истә тотып, артистлар кечкенә тамаша да алып килгәннәр иде. Әби (Римма Хәмзина) белән бабай (Юлия Әхмәдуллина) рус телен, ә оныклары (Динә Әхмәдуллина) киресенчә, татарча белмиләр. Шулай бер-берсен аңламыйча, көлке хәлләргә калып бетәләр. Артистларның оста уены, көлке аша ана теле проблемасын күрсәтә алулары бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр, мөгаен. Аеруча Балыклыда туып-үскән, ә бүген гаиләләре белән Гали авылында яшәүче ханымнар якташларын зурладылар. Чынлап та мондый концертны бездә Казан артистлары да куйганы булмагандыр, мөгаен. Чын йөрәктән чыгыш ясадылар балыклылылар.
Гали авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева: “Кечкенә генә авылда күпме талант ияләре яши! Вәт ичмасам концерт!” — дип, үзешчән артистларны оештырып, шундый тамаша бүләк иткән Ленар Абсаттаровка һәм коллективына рәхмәтләрен җиткерде.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Просмотров: 1169