Газыя апаның изге эшләре

газыяГомерләрнең озыны да, кыскасы да, кинәт кенә өзелеп киткәне дә — һәр кешегә иң кадерле әтисе белән әнисе тарафыннан бүләк ителгән гомер. Туганнарыбызга, дусларыбызга теләк теләгәндә без хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез. Алардан да кадерлерәк нәрсә бармы икән дөньяда?

2018 елның 5 февралендә без авылдашыбыз Газыя Нур­мөхәммәт кызы Гарипованы соң­гы юлга озаткан идек. Гади генә, ак яулыклы бер апа дөнья белән хушлашты. Ә карасаң, аның изге эшләрен санап та, сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел икән.

1936 елда искиткеч гүзәл табигатьле, горур таулар итәгендә урнашкан Красный Яр бистәсендә туа ул. Хәзер ул авыл юк инде. Бала чаклары сугыш елларына туры килә. Кыз бала яшьли кыр эшләренә җигелә, аннары колхоз бозау­ларын карый, тора-бара алдынгы сыер савучы да булып китә. “Маңгаеңа нәрсә язылган булса, шуны күрми үлеп булмый”, дигән борынгылар. Газыя апаның маңгаена да күп нәрсәләр язылган булган икән.

Үз авылы егетенә кияүгә чыгып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Барсына да туйлар уйныйлар, барсы да аңа онык­лар бүләк итәләр. Онык­ларны сөеп, яшәргә дә яшәргә генә иде. Тик каты чир тормыш иптәше Рәисне мәңгелеккә алып китә. Бик күңелсез була ялгыз Газыя апага. Ул, өен сатып, Байтуган авылының Сәләй Вагыйзов исемен йөрткән урамыннан йорт сатып ала һәм шунда яши башлый. Кыска гына вакыт эчендә авылда үз кеше булып китеп, Байтуганның тормыш үзәгендә кайный башлый.

Кайчан барсаң да, самавыры кайнаган, коймагы, пәрәмәчләре, кыстыбыйла­ры пешкән, бүлмәсе тулы чә­чәкләр. Аларның ниндие генә юк! Ә җәен-көзен капка төбе дә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Мин кайвакыт шаяртып: “Газыя апа, син гөлләрнең сихри телләрен беләсең ахыры”, — дим. Ә ул елмая гына: “Алар да бит җылы караш һәм ягымлы сүз яраталар”. Аның белән ризалашмыйча булмый, әлбәттә.

Газыя апаның изге эш­ләренең берсе — бакыйлыкка күчкән авылдашлары өстендә догалар укып, төннәр буе мәетне саклап чыгу иде. Кайгыдан карайган кешеләргә бу бик зур ярдәм бит. Аннары өче, җидесе, кырыгына бавырсаклар пешереп китерә иде. Табында авызда эреп торган күбек кебек бавырсакларны иң зур сый, дип кабул итәләр иде.

газыя

Газыя апа пешергән бавырсакларны мин күп мәртәбәләр Арча педагогия көллиятенә алып барып, чарага җыелган кунакларны сыйлый идем. Булдыралмыйм, дип беркайчан да әйтмәде, бахыр. Кунакка барам, яисә кунаклар килә дисәң, шунда ук эшкә керешә иде.

Камышлыда узган беренче өлкә авыллары Сабан туена да ул тау хәтле өеп пешергән иде бавырсакларны. Сабан туенда аңардан авыз итмәгән кеше калмагандыр. Байтуганда туып-үскән Әлифба китабы авторы Сәләй Гатат улы Вагыйзовның музей-йорты ачылганда да Газыя апа, куана-куана, бавырсак­лар пешергән иде: “Нинди горурлык бит, ә! Байтуганыбыз нинди зур илгә танылган шәхесне үстергән!” — дип, күз яшьләре белән куана иде. Бик күп әйберләр бирде ул музей-йортыбызга — керосин лампасы, гөбе, чүлмәкләр, бетидән (бик вак тукымадан) тегеп тә, бәйләп тә ясаган урындык япкычлары… Барысы да аның изге истәлеге хәзер. Бу эшләргә күпме кул һәм күңел көчен биргән бит Газыя апабыз!

Үзе фани дөньяны калдырып киткәч, йорты да моңсуланып калды сыман. Аның яныннан үткән икесенең берсе: “Эх, бер генә кереп, моң-зарны түгеп чыгасы иде”, — диләрдер. Андыйлар безнең авылда бик күп. Кемнәргә генә ул чәчәкләр үстереп бүләк итмәде?! Минем өемдә дә, эш урынында да аның гөлләре үсә. Ә кемнәрне генә ул җиләк җыеп сыйламады?! Иртән-иртүк торып аланнарга, үзе генә белгән җиләклекләргә чыгып китә дә, иң матурларын гына җыеп, кайтканда очраган берсен сыйлый иде. Мондый гади, ләкин киң күңел белән эшләнгән эшләрне Газыя апа кебек саф хисле, юмарт йөрәкле кешеләр генә башкара ала.

Менә вафатына бер ел вакыт үтеп тә китте. Без Газыя апабызны еш искә алабыз. Аның авылны хөрмәт итеп башкарган хезмәте безнең кү­ңелләрдә мәңге сакланыр.

Бу мәкаләмнең һәр сүзе Газыя апаның, аның тормыш иптәше Рәис абыйның,ике яклап та җиде буын әби-бабалары рухына дога булып ирешсен иде. Урыннары оҗмахта булсын.

Нурания АБЗАЛОВА.

Байтуган авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1503

3 комментариев

  1. Минем яраткан Газыя апай! Урыны ожмахта булсын!

  2. Нурания ханым, искиткеч язмагыз очен Сезгэ рэхмэтебезне белдерэбез! Бу язма Газыя апай рухына дога булып барсын, урыннары жэннэтэ булсын.

  3. Мингалимовлар гэйлэсеннэн Бик зур рэхмэт Абзаловой Нурании Минсахиевне шундый йолы сузлэр эщен! Шушы статьяны укып эни,эби яныбозда кебек булып китте. И бик зур рэхмэтлебез «Бердэмлек» гэжитенэ