Апа-сеңел, абый-эне
Бер карыннан туганнар.
Бер ананың күкрәк сөтен
Имеп, кеше булганнар.
Булган ашка, аз булса да,
Риза булган туганнар.
Салам башлы балчык өйгә
Барчасы да сыйганнар.
Ата-ана, әби-бабай нәсыйхәтен алганнар,
Бөтнек, кычытканын җыеп,
Күмәч-ипи салганнар.
Үсеп җиткәч, ни булгандыр?
Ерагайган аралар.
Дини табыннар җыеп та,
Бер-берсен онытканнар.
Кара-каршы очрашкач та,
Күрмәмешкә салышканнар.
Шайтан коткысында йөреп,
Акылларын җуйганнар.
Дөнья малын куа-куа,
Бай дусны тиз тапканнар.
Ярлы туган кирәкми, дип,
Монафыйклар булганнар.
Заманасы, диләр, шундый,
Хөсетлек хөкем сөрә.
Туганнар да бер-берсенә
Суынган шуңа күрә.
Рәнҗеп ята ата-ана,
Балалар булгач имансыз.
Аллаһым каршына баргач,
Ни дип җавап тотарсыз?!
Сез, талашып, Пәйгамбәребез өммәтенә
Беркайчан да кермәссез.
Кардәшлек җепләрен өзеп,
Мәңге газап чигәрсез.
Ата-ана нигезен бүлеп,
Кардәшләрсез калганнар.
Дөнья малына табынып,
Иманнарын җуйганнар.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 910