Курултай башкир потребовал запретить Даниру Сабирову выступать в РБ /Башкорт корылтае Башкортстанда пародист Данир Сабировның концертларын тыюны таләп итә

97243cd49b56485dВсемирный курултай башкир (ВКБ) опубликовал открытое письмо по поводу пародии Данира Сабирова о происхождении башкирского танца. Общественники потребовали до конца 2019 года запретить артисту выступать в республике.

Письмо адресовано президенту Татарстана Рустаму Минниханову, министру культуры РТ Ираде Аюповой и главе исполкома Всемирного конгресса татар Ринату Закирову.

Курултай башкир выразил возмущение выступлением пародиста. Номер шоумена назван недопустимым. Общественники считают, что такие репризы «негативно отражаются на межнациональных отношениях».

«Считаем это откровенным плевком в душу башкирского народа», — говорится в тексте.

Кроме запрета на выступления в Башкирии, ВКБ требует провести цензуру его выступлений. От самого Сабирова башкиры требуют извиниться.

Напомним, что год назад общественность Башкирии возмутило выступление комика Руслана Белого, назвавшего бандитом национального героя Салавата Юлаева. Блогера пытались призвать к ответу члены бойцовской команды «Тархан» и общественники, пожаловавшиеся в Роскомнадзор.

realnoevremya.ru

* * *

Дөнья башкорт корылтае Данир Сабиров башкорт биюен мыскыл итеп, «халык күңеленә төкерде» дип белдерә һәм Татарстан җитәкчелегеннән артистның чыгышларына цензура ясауны таләп итә.

Дөнья башкорт корылтае пародист һәм юмор остасы Данир Сабировның башкорт чыгышларына цензура уздыруны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать юллады. Моңа Данир Сабиров концертыннан социаль челтәрләрдә таралган өзек сәбәп булды. Анда артист башкорт биюенә пародия ясый.

Корылтай моны «башкорт халкының күңеленә төкерү», халык хисләрен мыскыл итү дип атый.

«Профессиональ сәхнәгә иң беренчеләрдән булып нәкъ менә башкорт биюе чыгуы билгеле һәм аңа бүген бөтен дөнья соклана, безнең халык дөньяга танылган балет артистлары, опера җырчылары бирде. Башкортстанның бер генә артистының да башка халыларның мәдәни мирасыннан көләргә теле әйләнмәс», диелә мөрәҗәгатьтә.

Башкорт корылтае мондый чыгышларга юл куярга ярамый, чөнки ул халыкара мөнәсәбәтләргә начар йогынты ясый һәм «Русия президенты Владимир Путин кабул иткән Милли сәясәт стратегиясенә тулысынча каршы килә» дип саный.

Дөнья башкорт корылтае Данир Сабировның чыгышларына цензура ясауны, Башкортстанда аның концертларын 2019 елның ахырында кадәр тыюны таләп итә. Артисттан шулай ук башкорт халкыннан гафу үтенүне дә таләп итәләр, югыйсә әлеге хәлне тикшерүне сорап, Русия баш прокурорына мөрәҗәгать итәчәкләре турында кисәтәләр.

Мөрәҗәгатьне Дөнья башкорт корылтаеның башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин имзалаган.

Корылтайның Вконтактедагы рәсми төркемендә хәбәр ителүенчә, Данир Сабиров Инстаграмда гафу үтенгән, пародиянең дүрт ел элек яздырылуын белдергән. «Әгәр артист чынлап та дүрт ел элек шундый чыгышлар белән йөри башлаган икән, Татарстанның мәдәният министрлыгы ни өчен моңа юл куйган дигән сорау туа», диелә Корылтай язмасында.

Данир Сабировның чыгышларын тикшерүне сорап Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Ситдыйкова да Татарстанның мәдәният министрына хат язган иде. «Башкорт» төркеменә куелган әлеге хатның күчермәсе астына 80нән артык комменатр калдырылды. Башкортлар бу хәлгә үз ачуларын белдерә.

2014 елда Башкортстанда моңа охшаш бер вакыйга булган иде. Уфа “Нур” татар драма театрына гастрольгә килгән Әлмәт театры беренче тамашасыннан соң ук «әхлак кагыйдәләрен бозган өчен» дип кайтарып җибәрелде. Спектакльдә башкорттан көлү күренешләре булган. Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.

Былтыр апрель аенда исә Русия мәзәкчесе Руслан Белыйның Салават Юлаев турынлагы сүзләре җәнҗал уятты. Ул Уфадагы чыгышында Юлаевны бандит һәм юлбасар дип атады. Аның бу мыскыллавы башкортларда ризасызлык тудырды.

«Башкорт» оешмасы Салават Юлаев һәйкәле янында бу уңайдан каршылык чарасы үткәрде. «Тархан» исемле көрәшчеләр төркеменең 15 егете Руслан Белый чыгыш ясаган Ульян шәһәренә барып, Белый төркеме җитәкчесе белән очрашып, гафу үтенү турында сөйләшеп кайтты. Белый башкортлардан гафу үтенмәде.

azatliq.org

Просмотров: 759

3 комментариев

  1. А татарам тоже надо иметь гордость и не извиняться по каждому требованию!

  2. Юмор должен быть здоровым , смешным , профессиональным. Данир Сабиров — это ученик Салавата Фатхетдинова , перенимает все его негативные повадки. Башкирскому народу нужно иметь гордость . Хватит жить в унижениях каких-то особ. И я считаю, не нужно самим ездить ,где тебя не уважают и не принимать таких «артистишек».

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>