Баянчы Айдар Вәлиев Игорь Крутойны Россиянең төп плагиатчысы дип атады

news_3597Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты, баянчы Айдар Вәлиев плагиатка карата фикерен белдерде. “Оятсыз рәвештә кабатларга ярамый”, — ди ул. Бу хакта музыкант “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

Айдар Вәлиев плагиатның хәзер дә актуаль булып калуын әйтте, дип яза агентлык. “Миңа калса, бу исемлектә беренче урында Игорь Крутой тора. Ул – Россиянең иң төп плагиатчысы. 1960-1970 еллардагы итальян җырларыннан урлап көй яза һәм бер дә кызармый”, — диде ул.

“Җырларның авторлары ноталарны язып, РАОда (Россия авторлык җәмгыятендә) теркәсәләр, әйбәт булыр иде. Алай оятсыз рәвештә кабатларга ярамый инде. Әмма кайвакыт туры килүләр була”, — диде музыкант.

tuylar.ru

Просмотров: 838

Комментирование запрещено