Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим һәм пенсионер Рәйсә Әминова бу хакта ни уйлыйлар?
“Алимент” сүзен ишеткән кеше иреннән аерылган хатынны, аның ятим балаларын, алиментлардан качып йөрүче атаны күз алдына китерә. Ә менә пенсия яшенә җиткән ир — хатыннан, хатын — ирдән, энесе — апасыннан, әби белән бабай — оныктан, гомумән җитди сәбәп буенча эшли алмаучылар — акчалырак туганнарыннан алимент алу хокукы барлыгын белә идегезме? Әле пенсия ала башламаган, ә хөкүмәт карары буенча “пенсия алды кешесе” булып саналган эшсез ата-аналар да балаларыннан алимент түләтә алалар хәзер. Гаилә кодексында шулай дип язылган. Тик Россиядә бу гамәл киң таралыш тапмый әлегә. Киресенчә, ата-аналар балаларына гомер буе тиешле булып кала бирәләр.
Бәлки, “пенсия алды” дип аталган төшенчә гамәлгә кергәч, ачтан үлмәс өчен, алимент эзләп судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булырлар. Алиментның күләмен дә суд билгеләячәк. Кайчакта бу сумма судка бирелгән кешенең ярты керемен тәшкил итәргә мөмкин.
Асылда, татар халкының күпчелеге ислам традицияләреннән тайпылмыйча, олы яшьтәге мохтаҗ туганнарына ярдәм итеп яши. Ә менә киләчәктә ничек булачагы — икеле. Чөнки яшьләр эш табалмыйча каңгырып йөргән, заводлардагы эшчеләрне роботлар алыштырган заманда халык нәрсә ашап яшәргә тиеш соң? Бу төзәтмә халыкта нинди фикерләр тудырды икән дип, сораштыру уздырырга булдык әле.
Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим:
- Ислам динендә ата-анага хөрмәт күрсәтү — һәр баланың изге бурычы. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Берәү намаз да укыр, ураза да тотар, зәкят тә бирер, әмма әти-әнисен карамаса, аларны каһәрләсә, аларның догасын алмаса, кылган гамәлләре риядан булыр”, — дигән. Аллаһы Раббыбыз, әти-әнигә хөрмәт күрсәтү тиешлеген ассызыклап, аларга хәтта “уф” дип әйтүне дә тыя. Тормышыбызның бәрәкәтлелеге, ирешкән уңышларыбыз өлкән буын туганнарыбызны хөрмәт итүдән килә. Бу турыда Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең хәдисе дә бар.
Өлкән буынга кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәсәң, шушы үрнәктә балаларыбыз, оныкларыбыз да тәрбияләнәчәк. Үзен тудырган кешеләргә миһербанлы булган бала беркайчан да савабын алмыйча калмас. Халык юкка гына: “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, димәгән. Әгәр без олыларга карата ихтирамлы, кайгыртучан булсак, киләчәктә, Аллаһ Раббыбыз насыйп итеп, үз балаларыбыздан да шундый ук мәртәбә күрербез. Гомумән, мөселманнар арасында әти-әниләрен, якыннарын ярдәмнән калдыручылар юктыр. Гомер-гомергә аларның урыны түрдә булган.
Рәйсә Әминова, пенсионер:
- Гаиләдә, мәктәптә яхшы, әхлаки тәрбия алган бала беркайчан да әти-әнисен, якыннарын ташламас. Тик, кызганычка, бүгенге яшьләргә телевизион тапшырулар һәм интернет тискәре йогынты ясый. Күбесе шундагы геройларга охшап, эчәргә, тартырга өйрәнә, якын туганнарын урам дусларына алыштыра. Андыйлар инде әти-әнисе турында түгел, үзләре турында да кайгыртмыйлар.
Күршемдә генә бер татар хатыны яши. Ире вафат булгач, улын ялгызы тәрбияләп үстерде. Балам кешедән ким-хур булмасын дип, көн-төн эшләде, тырышты. “Үскәч үзе дә мине шулай кадерләр”, — дия иде. Тик өмете генә акланмады. Улы, өрлек кадәр ир, беркая да эшләми, аракы сатып алу өчен, әнисеннән пенсия акчасын сыдырып ала. Бирмәсә – тотып кыйный. Ничә тапкыр полиция чакырттым инде, тик күршем: “Ничек оялмыйча баламның башын төрмәгә илтеп тыгыйм?” – дип гариза язудан баш тартты.
Арабызда шундый аналар күптер, дип уйлыйм. Башын гүргә тыкса – тыгар, тик гомерендә дә баласыннан алимент түләтмәс. Чөнки үзен дә, баласын да хурлыйсы килми аның.
Гаилә кодексында шундый канун булуы яхшыдыр ул. Тик безнең татар халкы арасында бу хокуктан кулланучы булса да, сирәк булыр, дип уйлыйм.
Менә шундый ике фикер ишеттек. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз?
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 911