Әнием бит ятим әнисез

8cc4d28a644623c37b67cff0a5a3c9ff(Әбием Хәтимә Усман кызының бакыйлыкка күчкәненә – 35 ел)

Язлар килгәч, сагынуым артып,
Туган якка карый күңелем.
Анда әле мине көтүче бар,
Көтүче бар – газиз әнием.

«Яшәүләрнең яме – балаларда», -
Дип, еш әйтә иде әбием.
«Бала хәсрәтләре читләп үтсен», – диеп,
Дога кыла бүген әнием.

Мин дә хәзер алар сүзләренә
Инанамын әни булганга.
Сагынуларым дога булып барсын
Әти-әни, әби-бабайга.

Сынатты шул дөнья газаплары сезне,
Көлтә-көлтә биреп сынаулар.
Тол хатыннар язмышы. Ачлык, сугыш афәтләре.
Шундый булды ул чак бәлаләр.

Сынмадыгыз, сыгылсагыз да сез,
Күрсәгез дә таудай авырлык.
Әби-әни, минем газизләрем,
Раббым сезгә бирде сабырлык.

Бүген рәхәт әниемнең көне,
Янәшәдә бала-оныклар.
Туруннарым, чыр-чу килеп, чаба,
Өстәл тулы нигъмәт, ризыклар.

Әбием мәңгелектә… Авылымда өем
Ятим күренә, моңсу кайчагын.
Дулкын-дулкын хисләр өермәсе белән
Искә төшә әбиле чакларым.

Әбием, синең теләкләрең чынга ашты -
Югалтмадым сезнең кыйбланы.
Сиңа, диеп, бүген Коръән укыйм,
Кабул итсен Раббым догамны.

Утыз биш ел гомер үтеп киткән,
Күңелебез китек шул синсез.
Үзем өчен генә кайгыртмыйм мин,
Әнием бит ятим әнисез.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

Просмотров: 821

Комментирование запрещено