Казанда узачак Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды программасы билгеле / На Всемирном съезде татарских женщин презентуют Стратегию татар

017118-19 апрельдә Казанда узачак Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары Татарстан башкаласына җыела башлады. Съездда татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итәчәкләр. Съездның программасы турыда “Татар-информ”га Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сөйләде.

«Программа кысаларында хатын-кызларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук катнашучыларга Казан шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына сәфәр планлаштырылган. Алар төркемнәргә бүленеп Казанның 10 балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнары белән танышачак», — диде ул.

Кадрия Идрисова әйтүенчә, съездга килгән хатын-кызлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татар кызчыгы-2019″ һәм «Татар малае -2019″ бәйгесенең йомгаклау өлешен дә күрәчәк.

19 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә съездның пленар утырышы узачак, филармония фойесында кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең «Исәнмесез!» спектаклен тамаша кылачак.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 18-19 апрель көннәрендә узачак съезда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак.

  • Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда уза. Анда тигез хокук өчен көрәшкә, бөтендөнья хатын-кызлары берләшүгә өндәгән лозунглар була. Корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла. Корылтайны мәркәз бюро Рәисәсе, Казаннан Хәдичә Таначева ача. 

tatar-inform.tatar

* * *

На II Всемирном съезде татарских женщин, который пройдет в Казани с 18 по 19 апреля 2019 года, презентуют Стратегиюразвития татарского народа. Как рассказала сегодня на пресс-конференции, посвященной предстоящему съезду, председатель общественной организации татарских женщин «Ак калфак» Кадрия Идрисова, участие в съезде примет 500 представительниц прекрасного пола из 27 стран дальнего и ближнего зарубежья и 67 регионов Российской Федерации, в том числе из Республики Татарстан. Также в мероприятии ожидается участие почетных гостей.

В рамках программы 18 апреля участницам будет представлен эскиз Стратегии развития татарского народа, позже предусмотрена экскурсия по детским садам города Казани. Участники посетят 10 казанских учреждений для детей дошкольного возраста, где их ознакомят с методами и способами национального воспитания. На следующий день состоится пленарная часть съезда.

По словам Идрисовой, на форуме будут затронуты такие вопросы, как роль татарской женщины в семье, воспитание детей, национальное образование и многие другие.

В рамках форума предусмотрено участие в торжественном мероприятии «Калфак туе», которое будет проходить в Татарском государственном театре кукол «Экият». Предусмотрена и культурная программа. Представительницы прекрасного пола посетят Камаловский театр, где посмотрят спектакль по пьесе драматурга Мансура Гилязова «Живы ли вы!?.» («Исәнмесез!?.»).

Напомним, что предыдущие сходы проходили в форматах форума, в 2017 году прошел V по счету форум, на котором было принято решение проводить это мероприятие в формате съезда один раз в два года.

Всероссийский съезд мусульманок впервые состоялся 24 апреля 1917 года. 102 года назад для участия в съезде в качестве делегаток и гостей были приглашены 90 женщин из регионов России, Кавказа, Крыма, Туркестана, Польши.

Организаторами мероприятия выступают Всемирный конгресс татар и общественная организация татарских женщин «Ак калфак».

business-gazeta.ru

Просмотров: 1187

Один комментарий

  1. Который год подряд Камышлинский район не принимает участие в форуме женском, очень жаль, а ведь у нас 10 татарских сёл, в них столько проживают много достойных женщин, заслуживающих участия в данном форуме.