Татарский комик Данир Сабиров извинился за пародию на башкирский танец и отменил концерты в Уфе / Данир Сабиров башкорт биюенә пародиясе өчен гафу үтенде

499F2545-BFCE-4AF6-B3FA-60D0342002E9_w1023_r1_sПародист Данир Сабиров принес извинения Всемирному курултаю башкир за свою пародию на башкирский танец, которую он исполнил еще четыре года назад. Артист также был вынужден отменить свои концерты в Уфе.

Татарский пародист Данир Сабиров направил в адрес Всемирного курултая башкир письмо с извинениями. «Вчера подписал письмо на имя председателя исполкома Курултая Данира Гайнуллина«, — рассказал Сабиров корреспонденту Радио Азатлык.

Сегодня же заместитель руководителя пресс-службы президента Татарстана Лилия Галимова также прокомментировала требование Курултая башкир проверить выступления Сабирова.

«Конечно, мы слышали об этом. Артист принес свои извинения, а мы, в свою очередь, продолжим тесное сотрудничество с нашими соседями, в том числе, и в сфере искусства», — заявила Галимова.

Она также напомнила, что на следующей неделе в Башкортостане состоятся дни Татарстана.

Напомним, Всемирный курултай башкир потребовал провести проверку выступлений Данира Сабирова и направил соответствующие обращения президенту Татарстана Рустаму Минниханову, министру культуры РТ Ираде Аюповой и председателю исполкома Всемирного конгресса татар Ринату Закирову. Поводом стал отрывок выступления Данира Сабирова, который сделал пародию на башкирский танец. Пародия была сделана еще четыре года назад, но в социальных сетях стала распространяться несколько дней назад.

Курултай расценил пародию как «плевок в душу башкирского народа» и потребовал запретить концерты Сабирова на территории Башкортостана до конца 2019 года.

Сегодня, 11 апреля, в Уфе должны были начаться четырехдневные концерты Данира Сабирова. Однако в связи с болезнью артиста выступления были отменены.

Напомним, в 2014 году скандалом закончились гастроли Алметьевского татарского театра в Уфе. Спектакль «Кыю кызлар» («Смелые девушки») Тази Гиззата считается классикой татарской драматургии. В спектакле есть сцена, в которой врач-татарин говорит шакирду-башкиру, что нужно соблюдать гигиену. Уфимских зрителей сильно возмутила фраза, прозвучавшая из уст врача: «вонючий, вшивый башкир». В результате гастроли театра были немедленно прерваны, а извининения пришлось приносить президенту Татарстана Рустаму Минниханову.

idelreal.org

* * *

Пародист һәм юмор остасы Данир Сабиров башкорт биюенә пародиясе өчен Башкорт корылтаеннан гафу үтенгән, әмма аның Уфада бүгеннән башланырга тиешле концертлары булмаячак.

Күренекле пародист һәм юмор остасы Данир Сабиров башкорт биюләренә пародиясе өчен Дөнья башкорт корылтаена гафу үтенү хаты юллаган. «Кичә Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин исеменә гафу үтенү хаты имзаладым» диде Сабиров Азатлыкка.

Бүген Татарстан президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова да Башкорт корылтаеның Татарстан җитәкчелегеннән Данир Сабировның чыгышларына цензура уздыруны сорап язылган мөрәҗәгатенә аңлатма бирде.

Журналистлар белән очрашуда Галимова «артист гафу үтенде, без күршеләребез белән тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез», дип белдерде.

«Әлбәттә, без моның турында ишеттек, кыскача гына үз фикеребезне җиткерергә телибез. Без халыкларның үзара хөрмәт итү принципларына таянабыз, бигрәк тә башкорт халкы кебек безгә якын халык белән. Халыкларның гореф-гадәтләренә кагылышлы мәсьәләләрдә бик нечкә уйлап эш итү генә мөмкин дип саныйбыз, чөнки бу башка халыклар тарафыннан кискен кабул ителә ала. Инде белгәнебезчә, артист гафу үтенде, без исә үз чиратабызда, күршеләребез белән, шул исәптән сәнгать өлкәсендә дә, тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Галиәсгар Камал театрының Уфада, Мәҗит Гафури театрының Казанда гастрольләре зур уңыш белән узды. Башкортстан да, Татарстан да күп халыкларның бер җирдә тыныч яшәү үрнәге булып тора», диде Галимова.

Ул шулай ук киләсе атнада Башкортстанда Татарстан көннәре узачагын да искә алды. Бу да халыкларны якынайтуның бер этәргече булыр дип өметләнә Казан Кирмәне.

Күптән түгел Дөнья башкорт корылтае пародист һәм юмор остасы Данир Сабировның башкорт чыгышларына цензура уздыруны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать юллады. Моңа Данир Сабиров концертыннан социаль челтәрләрдә таралган өзек сәбәп булды. Анда артист башкорт биюенә пародия ясый.

Корылтай моны «башкорт халкының күңеленә төкерү», халык хисләрен мыскыл итү дип атады һәм Сабировның чыгышларына цензура ясауны, Башкортстанда аның концертларын 2019 елның ахырында кадәр тыюны таләп итте.

Данир Сабиров бер матбугат чарасында да әлеге хәлгә аңлатма бирмәде.

Узган атнада Башкортстанда Данир Сабировның әлеге пародиясенә ризасызлык белдерүләр башлангач, җомга көнне артист Instagramda гафу үтенү сүзләре язды. Әмма анда ни өчен гафу үтенүен язмады. «Җомга мөбәрәк булсын!!! Үзем дә теләмәстән, үпкәләткән булсам, мин иң беренче Аллаһ Тәгаләдән мине гафу итүен сорыйм һәм сездән дә гафу үтенәм. Ниятем кешеләрнең, халыкларның араларын бозу, кимсетү түгел иде. Бары тик бу җиңел булмаган чорда күңелләрегезне күтәрергә тырышу иде. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен безгә дус, тату, матур итеп яшәргә. Амин!» дип язды Сабиров.

Бүгеннән башлап Уфада Сабировның дүрт көнлек концертлары башланырга тиеш иде. Әмма артистның авырып китүе белән аңлатып ул концертларның булмаячагы белдерелде.

azatliq.org

Просмотров: 738

Один комментарий

  1. Если юмор добрый, то не надо обижаться. Тогда и извиняться не надо.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>