“Мирас” фестиваленә йомгак ясалды

IMG_20190411_181619Кичә, 11 апрельдә, өлкә Халыклар дуслыгы йортында I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленә йомгак ясау буенча оештыру комитетының  утырышы узды. Очрашуны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров башлап, чараны уздыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.Тулаем алганда, бәйрәм яхшы узды. Әмма оештыру эшләрендә җитешсезлекләр күп иде”, — диде ул һәм башкарылган эшләргә анализ ясарга  тәкъдим итте.

Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов фестиваль буенча искәрмәләре  булмавын белдерде.Волонтерларның – Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының  эшчәнлеген билгеләп үтәсем килә. Егетләр һәм кызлар кунакларны каршы алып, кирәк җиргә озаттылар, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер тордылар”, — дип Әнвәр Имран улы балаларга рәхмәтен җиткерде.

“Сәнгатьле уку” номинациясенең жюри әгъзалары — Татарстанның атказанган укытучысыСамарның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина, Дәүләт социаль-педагогика университеты мөгаллиме Лилия Сәлахова да чарадан калган хисләре белән уртаклашып, тәкъдимнәрен керттеләр.

-       Бу номинациядә 50дән артык кеше чыгыш ясады. Балаларның күбесе татарча матур итеп, акцентсыз сөйләшүе, әлбәттә, куандыра. Тик аларны өлкәннәр (арада хәтта сәнгать эшлеклеләре дә бар иде) белән бертигез  бәяләү, минемчә, бер дә дөрес булмады. Ата-аналар да моңа ризасызлык белдерделәр.

Балаларны шушындый бәйгеләргә әзерләүче укытучыларга, әти-әниләргә киңәшем бар. Алар әсәрләрне сабыйларның яшьләренә карата сайласыннар иде. Моңардан бик күп нәрсә тора бит. Мәсәлән,  Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен 10 һәм 17 яшьлек ике кыз сөйләделәр. Беренчесе никадәр тырышса да әсәрнең дәһшәтлелеген җиткерә алмады, чөнки ул үзе дә бала гына әле. Ә менә өлкәнрәк укучы чыгыш ясаганда күзгә яшьләр килде, — дип сөйләде Нурзидә Әхмәт кызы.

Лилия Сәлахова да аның белән килешүен белдереп, искәрмәләрен әйтеп узды. Ул шундый бәйгеләрдә балаларга бүләк итәр өчен фестивальнең символын булдырыга да тәкъдим итте. “Диплом – ул бит кагәзь генә. Уенчык сыман итеп ясалган бүләккә бала күпкә ныграк шатлана, аны кадерләп саклаячак”, — диде Лилия  Әкрам кызы.

Волонтерларның кураторы, “Яктылык” мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ Фәхретдинов балаларның эшчәнлегенә югары бәяләмә бирде. Фестивальнең директоры Искәндәр Сәетов монда күбесенчә Айназ Минәүхәт улының оештыру сәләтеннән торуын ассызлыклап узды.

“Яктылык” хореографы, “Мирас” фестивален алып баручы Инзилә Гыйззатуллина чараны Халыкара дәрәҗәсендә уздырып, мәртәбәле жюри чакырулары өчен оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. “Тик без чараны Халыкара дип атаганбыз икән, аны шул дәрәҗәдә үткәрергә дә тиешбез. Кызганычка, безнең әзер сценарий юк, мөхтәрәм кунакларның тулы вазифалары да күрсәтелмәгән иде.  Интернеттан эзләп табып, кулдан язып куярга мәҗбүр булдым. Ә укыганда аларның исем-фамилияләрендә хаталар китте. Мөхтәрәм кунаклар алдында бик уңайсыз килеп чыкты. Киләчәктә мондый хаталар ясамаска, сценарийны алдан ук язарга кирәк. Оештырмаганлык сәхнә артында ыгы-зыгы, зур буталчыклар китереп чыгарды”, — дип сөйләде ул.

Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директорлары вазифасын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов фестивалгә әзерлек кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде. “Чараның Халыкара дәрәҗәсенә килгәндә, монда минем фикер бүленә. Егерме елдан артык аны “Татар балалары җырлый” исеме астында уздырып килдек һәм анда өлкәбездә яшәүче татар балалары гына катнашты. Минемчә, аны шул дәрәҗәдә уздырсак та ярый”, — диде ул. Бу сүзләр белән күбесе килеште. “Фестивальне өлкәбездә сәләтле балаларны эзләп табу, сәләтләрен үстерергә ярдәм итү  максаты белән уздыра башлаган идек. Ә  Халыкара бәйге чит җирләрдән килгән йолдызларны гына барларга ярдәм итмәсме? Үзебезнең өлкәдә яшәүче яшь сәләтләр күләгәдә калмасмы?” – дип шиген белдерде Ильяс Шәкүров.

IMG_20190411_181552IMG_20190411_181602 IMG_20190411_181619

Искәндәр Сәетов фестивальнең чыгымнары буенча финанс хисабын тотты. Ул тәкъдим иткән язулардан фестивальнең төп чыгымнарын Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров һәм региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев үз өсләренә алганнары күренеп тора иде. Чыгымнарның бер өлеше фестивальдә катнашу өчен түләнгән взнослар, башка иганәчеләрнең матди ярдәме белән капланган.

Бу акчаларны фидакарь милләттәшләребез гаиләләреннән өзеп алалар бит. Кызганычка, өлкәдә  һәм Самарда татар милли чаралары иганәчеләр ярдәмендә уздырыла, дәүләттән ярдәм көтәсе юк. Аннан  акча бүлеп бирсәләр дә, бу бик аз, күп очракта бинаның арындасын түләргә генә җитә. Бүген яңа идеялар белән янып торган яшьләребез шактый. Алар милли татар оешмалырыбызга килсеннәр, менә шушындый чаралар уздыруда актив катнашсыннар иде,дип ачынып сөйләде чыгышында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы  Азат Надиров. 

Искәндәр Зиннур улы чыгышын дәвам итеп, “Мирас” фестивален шулай ук Халыкара дәрәҗәсендә, мәртәбле жюри  катнашында уздырырга кирәк диде. “Башка регионнардан, чит җирләрдән килгән йолдызларны күреп, самарлылар да алар дәрәҗәсенә тартылыр иде”, — диде ул һәм киләчәктә фестивальне автономияле, милли оешмалардан мөстәкыйль чара буларак уздырырга теләген белдерде.

Чараны Халыкара дәрәҗәсендә уздыру өчен оештыру комитетында квалификацияле кадрлар булырга тиеш. Кызганычка, бездә андый кадрлар юк.  Гомумән, мондый чаралар татар федераль милли-мәдәни автономиясе яисә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылырга, ә өлкә милли оешмалар региональ дәрәҗәдәге чараларны уздыру белән шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм, — дип фикерен белдерде Ильяс Гомәр улы.

Утырышта фестивальне уздыруда килеп чыккан башка мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштеләр.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1591

Один комментарий

  1. ИСӘННӘРМЕСЕЗ,МИЛЛӘТТӘШЛӘР! Замечательно прошел Мирас-19! Если энтузиасты Мирас будут еще проводить,надо обязательно возрастные номинации ввести ! и устранить некторые недостатки,о которых говорили организаторы МИРАСА при разборе итогов праздника. Кратко о фестивалях. Начали более23 года тому назад по моему предложению. Дети –наше будущее. Если они полюбят наши песни, наш язык- их не будет терзать однобокость,негармоничность своего развития. Они будут радостно и вдохновенно жить. Они сохранят наш народ. Областной дет. фестиваль входил сначала в программу Минобрнауки. Финансировались: аренда зала, реклама(изготовление и развешивание афиш),оплата аренды автобуса школами или ДК, обед школьных коллективов и призы участвовавшим школам(магнитофоны). Оплачивались и магнитофонные видеоленты. Съемку производили мы на средства ТУГАН ТЕЛ (за счет билетов на Навруз вырученные небольшие деньги –это были по сути дела взносы участников праздника— оставляли и на фестиваль, Сэмбеля и на Сабантуй ). Приветствовал юных артистов и зрителей от имени облобрнауки представитель СИПКРО Махмат Назаров. Потом власть передала фестиваль облминкульту . Оставили финансирование только аренды зала ,афиши . За все деньги строго мы отсчитывались .Остальное область не финансировала .Вручали мы, может быть всегда, небольшие призы всем юным артистам. Грамоты руководителям. Кормили приезжих детей. Однажды всех накормила Розалия Азымжановна. Всегда замечательно вели эти праздники Шамиль Багаутдинов и его дочь Наиля. Программа фестиваля стала богаче, когда по предложению Мансура Ямалетдинова на фестивале стали участвовать учащиеся музыкальных школ ,школ искусств ,исполняющие татарские песни, мелодии. Мансур Сабирзянович и его дочь Гузель эту часть отлично организовывали .Приглашали мы на фестиваль какого –нибудь артиста-певца из Казани, для общения с талантами , для мастер—класса и для выступления перед детьми(певец тем самым себе и рекламу делал, чтобы заинтересовать организаторов гастролей. )Правда, приглашали певцов не с первых фестивалей, еще опыта не было, да и денег. Шамиль это хорошо организовывал. Потом, когда новые руководители ,не посоветовавшись с теми ,кто проводил до этого НАВРУЗ, его сделали бесплатным и возникли финансовые затруднения у ТУГАН ТЕЛ , Шамиль Багаутдинов, когда он был директором ТУГАН ТЕЛ , сумел заинтересовать Хузина Ривката и главным организатором и ФЕСТИВАЛЯ и СЭМБЕЛЯ стала городская национально-культурная автономия татар . Большое спасибо Ривкату Туктаровичу—он замечательно их организовывал .Новый руководитель городской автономии Ленар Сабиров сосредоточился на других задачах . Сейчас фестиваль в новом формате под названием МИРАС проводят ТУГАН ТЕЛ(Шакуров И.Г.), Самарская областная татарская национально –культурная—автономия —СОТНКА( ГорлановГ.И.) и общественная организация ДУСЛЫК(Канюкаев Ф.Б.) .Ответсвенным за его проведение являлся талантливый организатор и певец Саитов Искендер. Он много сил и таланта вкладывал в организацию и проведение МИРАСа . Спасибо ему. МИРАС-2019 по его предложению стал международным и был проведен радостно и вдохновенно сотнями его участниками. Раскрылись новые таланты. Многие сотни тысяч рублей потребовались для его проведения. Возникли большие организационные и финансовые трудности . Поэтому вопрос возник—в каком формате проводить МИРАС. В форме фестиваля или конкурса, да еще и в международном формате. Но для 2-го варианта нужны очень большие деньги … Для сохранения нашей культуры, наших прекрасных песен, языка ТУГАН ТЕЛ и другие татарские общественные организации проводили и проводят разные мероприятия, их надо сохранить и расширить. Для этого нужны миллионы . Область и город по разным программ оказывают финансовую помощь ,но они небольшие. Львиная доля—это деньги спонсоров, руководителей общественных организаций. Но у них ,наверняка, их небесконечно. У них ,как и других активистов , много и семейных, производственных(на основной работе),личных забот. Если каждый татарин хоть какое-то участие примет в проведении мероприятий—тогда они будут проведены. Можно найти руководителя ТУГАН ТЕЛ или придти в ДОМ ДРУЖБЫ НАРОДОВ( Самара,443009,Воронежская ,9) и там о своих предложениях сказать или активисту ТУГАН ТЕЛ или журналисту ТАТАРСКОЙ ГАЗЕТЫ БЕРДЭМЛЕК. Кто-то на содержание руководителя студии-кружка пения или танца в ДДН будет выделять столько то денег , другой –на проведение олимпиады по татарскому языку, третий принесет 100 подарков на проведение детской Елки…..Кто-то для помощи редакции газеты. А кто-то 5000 или500 000 р. на проведение Сабантуя и детского фестиваля . … Необходимо , по-моему мнению , возрождение нашего НАВРУЗА с небольшими по цене входными билетами и с программой—ТАТАР КЫЗЫ-НӘҮРҮЗ ГҮЗӘЛЕ,ТАТАР ЕГЕТЕ(но без силовых номеров,полегче..),ИҢ ЯХШЫ БИЮЧЕ,БИШЕК ҖЫРЫ.С программой ,способной привлечь побольше молодежи. Молодежь должна иметь возможность встречаться и вместе приобщаться к нгашей культуре. Необходимо возродить Сембелэ. Некоторые предлагают создать ФОНД РАЗВИТИЯ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ .Некоторые считают более лучшим сбор денег на каждое отдельное мероприятие. Нужны не только деньги,нужны и организаторы мероприятий. Приходите на мероприятия, приходите в ДДН,УЧАСТВУЙТЕ В СОХРАНЕНИИ НАШЕЙ КУЛЬТУРЫ.