Имам-хатыйб ирләрнең кул күтәрүе турында: «Кайбер хатын-кызга сугу “булыша»

5a014ebc9a25f24039dfdebb2df960a1“Кыйный, димәк, ярата” дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Психологлар әйтүенчә, Россиядә меңләгән хатын-кыз даими рәвештә җәбер-золым кичерә. Кайберәүләр «балабыз әтисез үсмәсен » дип түзеп яши, башкалар гаиләне берүзе тәэмин итә алмавы аркасында аерылышуга бармый. Бу вәзгыятьне уңай якка үзгәртеп буламы? Ни өчен кайбер ир-атлар кул белән “уйнарга” ярата? Әлеге сораулар белән “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Нурулла хәзрәт, бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызларның тоткан урыны һәм хокуклары хакында нәрсә әйтә аласыз?

- Хәзерге вакытта хатын-кызларның иреге чикләнмәгән. Гаиләдә ата-аналарның хокукы бертигез булса да, аерылышканда баланы әнисе белән калдыралар. Фатир бүлешә башлаганда да мөлкәтнең күп өлеше хатын-кызларда кала.

Шулай бервакыт бер егет әйтә: “Үз йортым һәм ике зур фатирым бар иде, шуларның бөтенесе дә ике балам белән хатыныма калды. Суд шундый карар чыгарды”, — ди. Элек, Ислам дине иңгән генә вакытта хатын-кызларның хокукы булмаган. Мәсәлән, Гарәп илләрендә хатын-кызларны башка гаиләгә бүләк итәргә, я булмаса аларны алмаштырып алырга мөмкин булган.

Заманында Сөләйман (с.г.в) мең хатыны булуы билгеле. Давыт пәйгамбәрнең дә 99 хатыны булган. Библия буенча хатыннарның саны чикләнмәгән. Шуның өчен Ислам динен дә күпхатынлылыкта гаеплиләр, ә мөселманнарга дүрт хатын белән генә тору рөхсәт ителә.

Элек кыз балаларны тереләй күмү гадәте булган. Ни өчен? Чөнки алар үз-үзләрен ашата алмаган, һәрвакыт ир-ат карамагында һәм аның тәрбиясендә булырга тиеш булганнар. Бу вәхшилекне безнең заманда да күз алдына китерү кыен түгел. Хәзерге вакытта аборт ясатучы хатын-кызларның саны кимеми. Хатын-кыз бу адымга бик җиңел карый, борчылмый да. Бала төшерергә “җырлый-җырлый” барып кайта. Аборт ясату, ягъни бала төшерү дә шул ук кеше үтерү булып чыга бит инде.

Кытайда, ел саен ким дигәндә, дүрт йөз миллион аборт ясатыла. Күз алдына гына китерегез: дүрт йөз миллион җан иясе дөньяга килми дигән сүз.

Хәзерге вакытта Ислам дине хатын-кызларга ирек бирә. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Хатын-кызларга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз”, — дип әйтә.

Кыз бала кияүгә чыга һәм ире каршында аның хокуклары барлыкка килә. Ул мирас малын да ала, ире тарафыннан тәэмин ителеп тә тора. Иреннән авыр сүз ишеткән һәм рәнҗетелгән очракта казыйга барып бу хакта әйтә ала. Ягъни, ир-атлар белән хатын-кызларның хокуклары бертигез дәрәҗәдә билгеләнә.

Тик шул ук вакытта хатын-кыз ирен тыңларга һәм аңа буйсынырга тиеш, бу хакта онытмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Ирләр хатын-кызларга терәк һәм баш”. Шуның өчен бу мәсьәләгә җиңел генә карарга ярамый.

“Ирләрен тыңламаган һәм буйсынмаган хатын-кызлар тәмугка керә”

- Сәбәпсезгә кыйналып, кимсетүләргә күз йомып, түзеп яшәгән хатын-кызлар күп. Нигә ир-атлар кул күтәрә?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр бер кешенең кешегә сәҗдә кылуы рөхсәт ителсә, хатыннарның ирләренә сәҗдә кылуы фарыз ителер иде”, – ди.

Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Мин тәмугны күрдем, анда күпчелеге хатын-кызлар иде”, — ди. “Нәрсә өчен алар тәмугка эләккәннәр?” – дип сораганнар. “Күп сөйләшкәннәре һәм ирләренең сүзен тыңламаган, аларга буйсынмаган өчен”, — дип җавап кайтарган ул. Андый хәдисләр бик күп.

Нигә мин дә үземнең чыгышымны “Хатын-кызларны саклагыз, ихтирам итегез һәм зурлагыз. Аларга кул күтәрмәгез, кыйнамагыз” дигән сүзләрдән башламадым? Ир-атлар ни өчен хатын-кызларга кул күтәрә? Иң беренче чиратта, бар гаепне хатын-кыз үзеннән эзләргә тиеш.

Билгеле, күпчелек хатын-кызлар минем фикергә каршы чыгар. Тик бик күп очракта хатын-кызлар ирләрен чыгырдан чыгара.

Кайбер хатын-кызлар ирләрен ерткыч буларак күз алдына китерә. Ягъни, ул бер сәбәпсез хатынына ябырыла, суга ала. Тик минем андый ир-атларны күргәнем юк. “Исән-сау гына эшләп кайттынмы?” – дип елмаеп ирен каршы алган хатын-кызны берәүнең дә сугып егасы килмәс.

Ни өчен ирләр кул күтәрә соң? Күпчелек хатын-кызлар ирләрен санга сукмый — төп сәбәбе шул.

“Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә кием булып тора”

- Нурулла хәзрәт, санга сукмау ничек була соң?

- Беренчедән, рәхмәтле булмау. Икенчедән, ир-атка каршы дәшүе. “Тукта инде, җитте” – дигән вакытта да хатын-кызның туктый белмәве иң аянычы. Гомумән, һәрбер хатын-кызда да рәхмәтсезлек хисе бар. Шулай ук һәрбер хатын-кызда да иренә каршы дәшү теләге яши. Ул хис аның эчендә кайнап йөри, шуннан соң тора-бара иренә барыбер әйтеп куя ул.

Начар хатын-кыз яхшысыннан нәрсәсе белән аерыла? Җавабы бик гади: яхшы хатын вакытында туктый белә. Ир кеше бит ул күпмедер вакыт хатынын тыңлый һәм аның каршы дәшүенә, начар сүзләренә түзә. “Нәрсә булып бетәр икән?” – дип сабыр итә.

Шуннан соң “Хатынымның сүзендә хаклык бар микән?” – дип уйлана башлый, нәтиҗә ясый. Соңыннан ирләр, тавышны зурга җибәрмәү өчен: “Ярый, аңладым”, – дип әйтеп куя.

Менә шул очракта хатын-кызның туктап калуы кирәк, бөтен хикмәт тә шунда. Шуны аңларга кирәк: хатын-кыз ир кешенең тормышын катлауландырырга түгел, тынычлык китерер өчен кирәк. Ягъни, ул үзен нигъмәт буларак күрсәтергә тиеш. Бер-берсен яратып гаилә корган кешеләр ярты елдан соң бугазларына ябышып аерыла. Өстәвенә, бер-берсеннән үч ала башлыйлар. Балаларны күрсәтми, алимент түләмичә йөриләр. Ни сәбәпле? Чөнки алар гаилә тормышының нәрсә өчен кирәк булуын белмиләр.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин сезнең арагызга мәхәббәт һәм рәхмәт хисе салдым”, — ди. Адәм баласы акыл белән түгел, мәхәббәт хисе нәтиҗәсендә гаилә кора. Кемдер аның күңеленә хуш килә. Шуның өчен күп очракта сөйгән кешесенең кимчелекләрен дә күрми. Билгеле, өйләнү өчен яратырга кирәк. Ярату, гашыйк булу хисе булмаган очракта яңа гаилә туа алмый.

Хәзерге заманда ир кешегә хатын-кыз нәрсәгә соң? Бер уйлаганда, ашарга пешерергә мультиварка һәм киемнәрне юарга автомат машиналар бар. Шуның өчен күп кенә ирләр өйләнмичә дә йөри.

Мәхәббәт килә дә китә, аның белән генә яшәп булмый. Өйләнгәннән соң Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дә булырга тиеш, шул хакта онытмаска кирәк. Ул булмаган очракта гаилә әгъзалары бер елдан соң сугышып-кычкырышып аерылыша.

Гаилә корган очракта хәләл җефетегезгә карата рәхмәтле булыгыз. Аллаһы Тәгалә: “Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә кием булып тора”, — ди. Кием безгә нәрсәгә кирәк? Җылыту һәм гаурәтебезне каплар өчен. Ягъни, ир һәм хатын бер-берсенең кимчелекләрен капларга тиеш. Бер-береңне “чишендерергә” ярамый.

Мәсәлән, ир үзенең хатыны хакында начар сүзләр сөйләгән очракта ул аны чишендергән булып санала. Шуның өчен гаиләдәге мөнәсәбәтләрне кешегә чыгармыйлар, күрсәтмиләр.

“Хатын-кызларның күбесе үзләрен “мужикларча” тота”

- Димәк, сез барысына да хатын-кызлар үзләре гаепле дип саныйсыз?

- Кыйналган хатын-кызларның күбесе үзләрен “мужикларча” тота. Мәсәлән, андый вакыйгаларны социаль челтәрләрдә күп күрергә туры килә. Бер егет йөргән кызын сугып ега. Кеше карый да: “Хатын-кызга кул күтәрә, бу егет — “слабак” һәм шуңа гына сәләтле” дип нәтиҗә ясый.

Игътибар белән карасак, ул кызның шул егет белән бер үк дәрәҗәдә булуын күрәбез. Ягъни, ирләр кебек сүгенә һәм үзен җилбәзәк рәвештә тота. Бу кыз теге егеттән нәрсәсе белән аерыла? Колготки һәм күлмәк кияүе беләнме? Тора-бара ир кешедә әлеге аерманы сизми башлый. Ул үз алдында чын “мужик”ны күрәчәк.

Ирләр һәрвакыт хатын-кызларны нәфис һәм гүзәл зат буларак күрә. Аның үз хатынын иркәлисе, кулында күтәреп йөрергә теләге булырга тиеш. Хатынында ул уңай сыйфатлар күрмәсә, тора-бара аңа башка күзлектән карарга өйрәнәчәк. Мин бу сүзләрне хәзрәт буларак кына түгел, ир-ат буларак та әйтәм.

Билгеле, мин монда маньяк, психик яктан авыру кешеләр, исерек хәлдә хатын-кызга кул күтәрүчеләр хакында әйтмим. Алар – авыру кешеләр.

“Ислам динендә хатын-кызларга сугарга рөхсәт ителә”

- Вәзгыятьне уңай якка үзгәртеп буламы?

- Ислам динендә хатын-кызларга сугарга рөхсәт ителә. Коръәни Кәримдә әйтелә: “Хатын-кыз буйсынмый һәм чиктән ашкан икән, аны кыйнап файда юк”. Бары тик иренә буйсынырга, аның сүзен тыңларга теләгән хатын-кызны гына туры юлга бастырып була. Бу очракта Аллаһы Тәгалә вәгазь сөйләргә һәм матур сүзләр белән аңлатып карарга куша.

Мәсәлән, “Иреңнен сүзен тыңлаган очракта җәннәткә керәсең”, – дип әйтергә була. Я булмаса, “Ирен тыңлаган хатын-кызның укыган догалары кабул була”, — дип әйтергә мөмкин.

Ул да тәэсир итмәсә, тәмуг белән куркытырга киңәш ителә. “Аллаһы Тәгалә сине җәзалар, тәмугка керү куркынычы бар”, — дип.

“Хатын-кыз өчен иң авыры – якынлык кылмау”

- Шулай да сүз белән аңлату булышмый, хатын сине ишетергә теләмәгән очракта нишләргә?

- Аллаһы Тәгалә: “Аның белән йокламагыз”, — дип әйтә. Ягъни, якынлык кылмагыз. Хатын-кыз өчен иң авыр әйбер – аны иренең теләмәве. Шуннан соң ул үзе дә: “Нишләп ирем минем белән йокламый?” – дип уйлана башлый.

Аллаһы Тәгалә: “Хатыныгыз бу очракта да аңламаса, сугыгыз”, – дигән. Тик ашыгып нәтиҗәләр ясарга кирәкми, монда берничә аңлатма бар. Беренчедән, “Сугыгыз” дигән сүз ул “кыйнагыз” дигәнне аңлатмый. Кыйнау – кеше белән канга батканчы сугышу, аны инвалид калдыру. Ягъни, нинди дә булса зыян китерү. Сугу – кешене туктатырга теләү. “Чапаннын чите белән генә сугу” дигән аңлатма бар, шуны онытмаска кирәк.

Кайбер хатын-кызга сугу “булыша”. Кайберсе моны аңлый һәм кабул итә, ә күпләре чыгырдан чыгарга мөмкин. Шуның өчен ир-атларга сугуга барып җитмәскә киңәш итәм. Алар ияләнеп китәргә мөмкин һәм тавыш чыккан очракта тиз арада сугып алу ягын караячаклар. Хатын-кыз да ире сукмыйча туктамаячак. Ягъни, бу гамәл наркотик кебек.

Сугу – ул иң ахыргы чик. Хатын-кызга кул күтәрү ир-атны бизәми, килешә торган әйбер түгел. Тик никахны шул юл белән саклап калып була икән, “йомшак” кына сугып алырга мөмкин.

“Хатын-кызлар ирләренә сыерга караган кебек кенә карый”

- Кул күтәрү, җәберләү күренешләрен киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Хатын-кыз ире янында көчсез булып күренергә тиеш. Гаилә тормышы беркайчан да җиңел генә бармый. Шуның өчен никах җепләрен бәйләгәнче кыз белән егет бер-берсен өйрәнергә тиеш. Һәрберсенең көчле һәм көчсез якларын исәпкә алырга кирәк.

Хатын-кызларда сабырлык хисе булырга тиеш. Кайбер хатын-кызлар бик мәгънәсез була, әйткән саен аңламыйлар. Мәсәлән, ире берәр җаваплы эш башкарып йөри ди. Ул хатынына: “Мин эшләгәндә комачаулама, минем янымда йөрмә”, — дип әйтергә мөмкин. Акыллы хатын бу сүзләрне онытмаячак. “Карале, минем иремә бу ошамый икән”, — дип, истә калдырыр.

Әмма барлык хатын-кызларның да аңа башы эшләми, иренең сүзләрен ул колагы аша гына уздырып җибәрәчәк. Дөрес, бу гамәлгә кайбер ир-атлар бер сәгать, бер ай түзәргә мөмкин. Күпләре еллар, гомер буе бернәрсә дә әйтми генә яши ала. Тик тормышның яме, матурлыгы калмаячак.
Күп кенә кешеләр гаилә тормышында тәкъвалык хакында оныталар. Мөһим карарларны тәкәбберлек белән кабул итәләр. Берәү әйтә: “Хатыныма талак бирмим”, — ди. Хатыны аның яныннан чыгып киткән очракта да. Теге хатын: “Аның белән бергә булмыйм, башка тора алмыйм. Яңа тормыш корасым килә”, — дип әйтә. Алар бер елдан артык күрешми, тик ир аны барыбер җибәрми. Чын ир-атлар эше түгел ул, әлеге ир — “слабак”. Бу тәкъвалык түгел, ул бары тик хатының гына азаплый. Хатын-кызлар да ирләренә тәкъвалык белән карамый. Бары тик сыерга караган кебек кенә карый. Ул аны яхшы вакытта сава, аннан соң кысыр калгач суя.

Берәүнең дә артыгын бирәсе килми, һәркем нәрсә дә булса таләп итә. Тәкъвалык булган очракта гаилә мөнәсәбәтләрен саклап калырга була, Аллаһы Тәгалә үзе юлын күрсәтә. Кеше – эгоист, ул һаман үзе турында уйлый.

Хатын-кыз үзенең кадерен белергә тиеш, шул очракта гына ир-ат аны хөрмәт итәчәк. Билгеле, ярымшәрә йөрүче хатын-кыз ир-атларга “ал” мине дигән сигнал бирә. Янында чын ир булуын теләгән хатын-кыз, иң беренче чиратта, үзен лаеклы рәвештә тотарга тиеш. Шулай ук ир-атка да хатыны белән яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Сез үгез түгел, хатын-кызга хайван кебек ташланмагыз”, — ди. Зөфәф кичендә үк ир хатынына карата игътибарлы булырга тиеш.

“Яраткан очракта да хыянәт итәргә була”

- Нурулла хәзрәт, ә чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Чын ир кеше иманлы булырга һәм Аллаһы Тәгаләдән генә куркырга тиеш.

Кайбер ирләр: “Мин хатынымны бик нык яратам, ул миңа бик кадерле”, — дип әйтәләр. Тик ул башка хатын-кызлар белән зина кылуын дәвам итә. “Ни өчен хыянәт итәсең соң?” – дип сорадым. “Бу бары тик уйнаш кына”, — ди ул.

Яраткан очракта да хыянәт итәргә була. Мәсәлән, бер егет сөйләде. Эштә хезмәттәшләре белән нәрсәдер бәйрәм иткән болар. Күңелсез булмасын өчен, җилбәзәк, түләүле кызлар да чакырганнар. “Мин хатынымны яратам, шулай булса да ул көнне башка кыз белән якынлык кылдым. Егетләр кыстады, алар янында чын ир-ат булып күренәсем килде. Икенче көнне бу хәлләрне бик авыр кичердем, барысын да хатыныма сөйләдем. Ул мине гафу итте”, — ди. Аллаһы Тәгаләдән курыкмаса, ир-атны ярату хисе дә һәм хатыны да хыянәттән тыеп кала алмый.

Чын ир-кеше өчен гаиләнең хәләл ризык белән туклануы мөһим, ул гаиләгә хәрәм алып кайтырга тиеш түгел.

intertat.tatar

Просмотров: 829

Комментирование запрещено