Телеканал «Шаян ТВ» подвел первые итоги работы / «Шаян ТВ»: «Төп максатыбыз — сайтны үстерү» (ВИДЕО)

B6EA0DAF-CDEC-4DED-9B78-7C49E546F6EF_w1023_r1_s12 апреля в здании «Шаян ТВ» прошла пресс-конференция, посвященная итогам пятимесячной работы детского телеканала. Журналистов провели по телестудии и презентовали телепроекты.

— Студия многофункциональна, с возможностью записи на четыре камеры, шикарный свет, HD-формат, семь площадок-трансформеров для программ самых разных жанров. Все возможности есть для творчества, — поделился главный режиссер «Шаян ТВ» Ленар Акберов.

Всего за 5 месяцев работы телеканала в эфир вышло 1 400 серий закупного контента, переведенного на татарский язык. Это мультсериалы, документальные фильмы и сериалы. Большое внимание канал уделяет обучающим передачам. Например, в пакете программ есть мультфильмы «Даша-путешественница» и «Гоу, Диего», с помощью которых дети могут изучать не только татарский, но и английский язык. А мультсериал «Квадратные зверюшки» обучает рисованию, рассказали представители канала.

Сегодня канал подготовил популярные сериалы «Черепашки-ниндзя», «Щенячий патруль», «Минифорс», «Айкарли», герои которых говорят на татарском языке.

22 апреля на телеканале стартует новый молодежный проект — реалити-шоу «Караш». Его главными героями станут четверо молодых людей, которые на глазах у зрителей будут постигать азы работы в молодежной поп-группе. Задумка организаторов состоит в том, чтобы показать, что певческая профессия — не из легких.

— Мы хотим создать конкуренцию не только российским молодежным группам, но и зарубежным, чтобы наша молодежь приобщалась к татарской музыке, — пояснили создатели проекта.

Сегодня «Шаян ТВ» вышел в «Триколор», также телеканал работает на таких платформах, как «Таттелеком», МТС, «Дом.ру», «Уфанет», цифровой мультиплекс, сайт shayantv.ru и YouTube. К лету в планах канала выйти на «НТВ Плюс».

— Специалисты студии дубляжа «Шаян ТВ» освоили полный цикл работы по переводу программ и фильмов. Сегодня создана своя база переводчиков и огромная база актеров. Тесное сотрудничество налажено с ИЯЛИ Академии наук Татарстана, учителями татарского языка и литературы, с театрами, откуда приглашаются артисты разных жанров на озвучивание ролей, — рассказала директор «Шаян ТВ» Рамиля Сахабутдинова.

Сайт канала работает на трех языка: татарском, русском и английском. Всего за 5 месяцев сайт канала посетило 65 тыс. уникальных пользователей. Больше всего сайт популярен в Татарстане — 72%. Также его посещают из-за рубежа — Украины, Казахстана, США, Германии, Турции, Азербайджана.

Детский татароязычный телеканал «Шаян ТВ» был презентован президенту Татарстана в январе этого года. Выбор происходил путем голосования. «Шаян» в переводе с татарского имеет три значения: веселый, любознательный, озорной. В тестовом режиме канал начал вещание 1 февраля на телеканале «Новый век». Лицензия на телевизионное вещание была получена 25 октября. В эфир канал вышел 12 ноября прошлого года.

realnoevremya.ru

* * *

B6EA0DAF-CDEC-4DED-9B78-7C49E546F6EF_w1023_r1_s

«Шаян ТВ» балалар телеканалы эшенең беренче нәтиҗәләре белән таныштырды. 2018 елның 12 ноябрендә эшләп киткән канал төгәл биш ай узгач журналистларны яңа сутдиясендә җыйды. Азатлык балалар өчен беренче татар каналының тәүге нәтиҗәләре белән таныштыра.

«Шаян ТВ» галәмгә чыкты

«12 апрель – Космонавтика көнендә «Шаян ТВ» галәмгә чыкты, ягъни аны хәзер Триколорда карап булачак, дип белдерде «Яшьләр тукталышы» алып баручысы, телеканалның пиар белгече Айзилә Батырханова. Триколор иярчененә кергәч, аны хәзер бөтен Русия күләмендә карарга була. Моңарчы «Шаян ТВ»ны «Таттелеком», МТС, Уфанет, Дом.ру, дигитал эфир мультиплексы һәм shayantv.ruсайтында карап була иде. Җәйгә таба НТВ+ каналында да карап булачак.

Яңа студия

Очрашуның рәсми сәбәбе – «Шаян ТВ»ның яңа студиясен тәкъдим итү иде. Ул Казанның Горький урамында урнашкан. «Студия күп функцияле, дүрт камерага яздыру мөмкинлеге бар, шәп ут, HD-формат, төрле жанрларда програмнар яздыру өчен формасын үзгәртеп була торган җиде мәйданчык, төсләрне дә алышырып була. Иҗат өчен бөтен мөмкинлекләр бар», дип сөйләде «Шаян ТВ»ның баш режиссеры Ленар Әкбәров.

Җиһазлау ничә сумга төште дип сорагач, Әкбәров җавап кайтара алмады. «Бәясе сыйфатына туры килә», дип кенә әйтте.

«Шаян ТВ» Русиянең иң зур балалар каналы «Карусель» белән тыгыз элемтәдә. Алар «Шаян»га килеп, тапшыруларын, шартларын да карап киткәннәр.

Балалар: 20 алып баручы һәм 2 мең катнашучы

Телеканалның алып баручылар кастингында йөзгә якын бала катнашкан, алар арасыннан 20 баланы сайлап алганнар. Телеканалның эшләү дәверендә аның тапшыруларында барлыгы ике меңгә якын бала катнашкан. Канал мөхәррирләре әйтүенчә, кастинглар алга таба да уздырылачак.

Дубляж студиясе: 1400 мультфильм тәрҗемә ителгән

«Биш ай эчендә эфирга татарчага тәрҗемә ителгән 1400 серия мультсериал, документаль фильм һәм сериаллар чыкты. Болар бөтенесе сатып алынган контент», дип сөйләде тәрҗемәчеләр бүлеге җитәкчесе Роза Әдиятуллина.

«Шаян ТВ»да балалар яратып карый торган «Даша-путешественница» («Сәяхәтче Дәрья «), «Гоу, Диего», «Квадратные зверюшки» һәм башка сериаллар чыккан. «Черепашки Ниндзя» (Ниндзя ташбакалары), «Щенячий патруль» («Көчекләр патруле»), «Минифорс» һәм «Айкарли» сериаллары чыгарга әзер.

«Мультфильмнар Америкадан сатып алынып, инглиз теленнән турыдан-туры татар теленә тәрҗемә ителә. Элек рус теленнән тәрҗемә итә идек», дип белдерде телеканалның мөдире Рәмилә Сәхабетдинова.

Роза Әдиятуллина әйтүенчә, бүгенге көндә дубляж студиясе тәрҗемә итү, субтитрлар әзерләү эшләрен башкара. Каналның тәрҗемәчеләр төркеме һәм күпсанлы актерлары бар.

«YouTube» канал: 180 язылучы

Азатлыкның «Ни өчен «Шаян ТВ» үзенең YouTube каналын ныграк кулланмый итми? Хәзер аерым сайтка керү, яки ТВ карау гадәте кими бара, бар тапшыруларны, кино, мультфильмнарны YouTube-ка чыгарып баруга нәрсә комачаулый?» дигән соравына, «Без «YouTube»-ка бөтен тапшыруларны да кертеп бетермибез, иң яхшыларын гына кертәбез. Тулырак сайтта карый аласыз. Безнең төп максатыбыз – кешеләрне сайтка юнәлдерү, сайтны үстерү. Анда уеннар, яңалыклар бар», дигән җавап кайтардылар.

Шаянның YouTube каналына күз салсаң, иң күп каралган видеоны йөзгә якын кеше караган. Һәр роликны уртача 20 кеше караган. Һич каралмаган, яки нибары бер-ике кеше караган видеолар да бар.

Шулай да телеканал җитәкчелеге җәйгә «Шаян ТВ»ның мобил әсбабы чыгачак, аның аша балалар турыдан-туры «Шаян ТВ»ның YouTube каналына күчә алачак, дип белдерде. «Бала «Шаян ТВ»ны телефоннан да карый алачак», диде Сәхабетдинова.

Сайт: 65 мең кеше кереп караган

Каналның интернеттагы сәхифәсе өч телдә эшли: татар, рус, инглиз телләрендә. Биш ай эчендә каналның сайтына 65 мең уникаль кулланучы кергән. Каналны караучыларның иң зур өлеше Татарстанда — 72%. Төбәкләргә килгәндә, «Шаян ТВ» сайтына Самар өлкәсеннән (9%), Мәскәү өлкәсеннән (6%) һәм Түбән Новгород өлкәсеннән (4%) керәләр. Башкортстаннан караучылар нибары 2%. Башкортстанның Татарстаннан кала татарлар иң күп яши торган төбәк булуын исәпкә алсак, бу бик түбән күрсәткеч.

Сайтка чит илләрдән дә керәләр: Украина, Казакъстан, АКШ, Германия, Төркия, Азәрбайҗаннан керүчеләр 1%тан кимрәк. 2019 елның апрель аена караганда, сайтка көненә уртача керүчләре саны — 800 кеше.

ТВ + Театр

«Шаян ТВ» телеканалы балалар өчен спектакльләр күрсәтергә тели. Ләкин, Рамилә Сәхабетдинова әйтүенчә, балалар өчен спектакльләр җитми. «Киләчәктә балалар спектакльләрен күбрәк күрсәтәсе килгән иде. Бу зур проблема. Безнең театрларда балалар өчен спектакльлләр бик юк. Куймыйлар. Без бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова белән дә сөйләштек, театрларга заказ бирәбез, киләчәктә заказ булгач, алар балалар өчен спектакльлләр күбрәк куярлар дигән өмет бар», дип белдерде Сәхабетдинова.

Телеканал Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының өч спектаклен яздырып өлгергән инде. «Шулай ук Әтнә татар театрының «Бәхет кошы» һәм Камал театрының «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектаклен дә карарга мөмкин булачак», дип белдерде каналның редакторы Ләйсән Һадиуллина.

Сериаллар

Азатлыкның «Шаян ТВ» яшүсмерләр өчен татарча кино, сериал төшерергә планлаштырамы, яки заказга бирү, сатып алу мөмкинлеге бармы?» дигән сорауга «Балалар белән сериал төшерү – безнең күптәнге хыял», дип әйттеләр.

Рамилә Сәхабетдинова әйтүенчә, ул Фирдүс Тямаев үз акчасына төшергән «Җиде малай» киносын караган. «Бик ошады», диде ул. Әмма, киләчәктә ул киноны «Шаян ТВ»да карап булырмы дигән сорау җавапсыз калды.

Яңа тапшырулар: кулинар шоу

Апрель ахырында «Шаян ТВ»да берничә яңа тапшыру чыгачак. Шулар арасында «Шаян тәм-том» исемле Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаеваның кызлары алып барган кулинар шоу.

Әлмәт яшьләре төшергән, татар теленә өйрәтә торган «Елмай» проекты. Ул график анимация стилендә эшләнгән.

22 апрель «Караш» дип аталган реалити-шоу башлана, анда өч егет тамашачы күз алдында яшьләр поп-төркемендә эшләргә өйрәнәчәкләр.

Гомумән алганда, 5 ай эчендә «Шаян ТВ»ны бер миллионнан артык кеше караган. «Таттелеком» аша 784 мең кеше, МТС аша – 237 мең һәм Р-Телеком аша – 346 мең кеше. Телеканал хезмәткәрләре үзләре башкарылган эш белән бик канәгать. Каналның контент менеджеры Рүзәл Әхмәдиев әйтүенчә, «Шаян ТВ»ның гомумән минуслары юк: «Безнең бердәнбер минусыбыз – 10-20 ел элек чыкмавыбыз. Бүтән минусларыбыз юк», диде ул.

azatliq.org

Просмотров: 485

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>