Аккошлар мәхәббәте насыйп булсын

BwSG8_9L6tkРәфкать белән Гүзәлия Манашевлар 26 ел бергә яшәү дәверендә дөньяга өч малай тудырып, яхшы тәрбия биреп, олы юлга, яңа тормышка әзерли башладылар. Менә бүген гаиләдә бәйрәм — уртанчы уллары Рафаил өйләнә.

Рафаил белән Наилә икесе дә безнең Гали авылыннан, Самарада эшлиләр: Рафаил — заводта, ә Наилә “Мегафон” элемтә салонында. Туй Гали авылының “Агротуризм” комплесында бик матур үтте. Ике якның да туганнары, дуслары, күршеләре – барлыгы йөзләп кеше иде. Зал бик тә матур итеп бизәлгән, табын мул, милли ризыкларның ниндие генә юк! Ак яулыклы әби-апалар, түбәтәйле ир-атлар тезелешеп утырганнар. Әйтерсең лә язның беренче көнендә җәй башланган — аллы-гөлле болын чәчәкләре кебек матур барысы да.

Менә залга, ак чалмалы аккош кебек канатларын ачып, Похвистнево районының имамы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нәфис хәзрәт килеп керде. Ул Әнәс малае, үзебезнең Гали авылында туып-үскән егет. Яшь булуына карамастан, бик тә гыйлемле булып чыкты. Аның һәвәслеге, дин юлына кереп китүе бабаларыннан килә, чөнки ул мулла нәселеннән.

BwSG8_9L6tk

Бу никах мәҗлесенең як­ты тәэсирләре күңелләрдә милли горурлык хисе тудырды, алга әйдәүче гореф-гадәтләребезнең, татар халкына гына хас булган йола­ларның кирәклеген исбатлады. Имамның ана телебездә ике сәгать буе сөйләгән вәгазе олыларны сөендерсә, яшьләрне таң калдырды. Ул никахлашучыларны бастырып, “Иман” кәлимәсен әйттерде, яшьләргә ислам дине буенча яшәү кагыйдәләрен аңлатты. Әхлакый тәрбия, ир һәм хатын өстенә йөкләнгән бурычлар турында тормыштан алынган мисаллар китереп сөйләде. Яшьләр дә сынатмады, күп сорауларга тулы җавап бирделәр.

Киленебез Наиләнең әтисе генә шушы матур никахны күрә алмады, вакытсыз вафат булды. Шуңадыр да әнисенең күзләре юеш урында булса да, кызының бәхетенә сөенүе, сок­лануы да күренде.

Никахлашкан яшьләргә барыбыз да аккошлар мәхәббәте теләдек. Бер никахта гомер буе әти-әниләрен хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын иде.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1114

Комментирование запрещено