Директор Элвина Грея нашел замену певцу с новым популярным артистом / Элвин Грейның директоры җырчыга алмашка яңа популяр артист тапкан

news_343956Концертный директор Элвина Грея по России, миру и взаимодействию со СМИ Андрей Бажура принял решение расстаться с популярным в Татарстане и Башкортостане певцом и открыть собственный музыкальный лейбл.

Об этом стало известно после окончания музыкального фестиваля «Дуслык Купере» («Мост дружбы»), с успехом прошедшего в Казани. В тот же день выяснилось, что вместе с концертным директором от Элвина Грея также ушел инвестор лейбла и сопродюсер одного из проектов музыканта. В итоге Радик Юльякшин в один день остался без концертного директора и инвесторской поддержки. Менеджмент певца отказался давать какую-либо информацию о ситуации.

Однако Андрей Бажура подтвердил информацию о своем уходе от Радика Юльякшина и заявил об открытии собственного международного музыкального лейбла. «Мы готовим для вас что-то феноменальное, друзья! Поверьте, мы умеем это делать, что-что, а удивлять-то мы точно умеем», – сообщил экс-директор певца, отметив, что на днях был подписан контракт с новым очень популярным артистом и все силы и средства теперь будут направлены именно на него.+  

Пресс-конференция, посвященная новому артисту, состоится 7 мая в информационном агентстве «Татар-информ». На ней Андрей Бажура представит музыкальный проект и познакомит с партнерами и учредителями нового лейбла. 

tatpressa.ru

* * *

Элвин Грейның концерт директоры Андрей Бажура Татарстан һәм Башкортстанда популяр җырчы белән хушлашырга һәм үзенең музыкаль лейблын булдырырга карар кылган.

Казанда зур уңыш белән узган «Дуслык күпере» музыкаль фестивале тәмамланганнан соң шул хакта билгеле булды. Шул ук көнне концерт директоры белән бергә лейблның инвесторы һәм музыкантның бер проекты продюсерының да Элвин Грейдан китүе ачыкланды. Нәтиҗәдә, Радик Юльякшин бер үк көндә концерт директоры белән дә хушлашты, инвестор ярдәменнән дә мәхрүм калды.

Андрей Бажура Радик Юльякшиннан китүе турындагы мәгълүматны раслады һәм үзенең халыкара музыкаль лейблын булдыруы турында белдерде. «Дуслар, без сезнең өчен феноменаль әйбер әзерлибез! Без моны эшли алабыз һәм тамашачыларны гаҗәпләндерү хәлебездән килә», — дип хәбәр итте җырчының элеккеге директоры һәм шушы көннәрдә яңа популяр артист белән килешүгә кул куелуын искәртте.

Яңа музыкаль лейбл булдыруга багышланган матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 7 майда узачак. Анда Андрей Бажура музыкаль проектны тәкъдим итәчәк, яңа лейблның партнерлары һәм оештыручылары белән таныштырачак.

 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 963

Комментирование запрещено