Татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә зыярәт кылды / Представители татарской общественности возложили цветы к могиле Габдуллы Тукая

KSF01180Кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салды. Искә алу мәрасимендә “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Тукайның татар халкының пәйгамбәре дип әйтте. “Күңелләребез һәрвакытта да Тукаебыз белән яши. Әгәр дә кеше 26 яшендә үлмәс гасырлардан-гасырларга алып бара торган үзенең идеологиясе, шигърияте белән халкын тәрбияли икән, ничек инде аны пәйгамбәр димисең”, — диде ул.

“Тукаебызны барлык тирә-якта да данлыйлар, зурлыйлар. Күп кенә дәүләтләрдә аңа атап һәйкәлләр ачыла. Әгәр дә без шушындый даһиларыбызны онытмасак, телебез дә, динебез дә, милләтебез дә яшәячәк”, — дип сөйләде Данил Салихов.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе милләт проблемалары турында матбугатта язарга киңәш бирде. “Биредә бөтенебез дә йөрәгебез белән милләт дип янабыз. Кулыгызда каләмегез бар, языгыз, матбугатта чыгарыгыз”, — диде ул чыгышында.

Тукай премиясе лауреаты, актер Әзһәр Шакиров Габдулла Тукайның “Шагыйрь” дигән шигырен укып үтте. “Үзенең бөеклеге белән татарларның бөеклеген исбат иткән шагыйрь дип саныйм мин аны. Аллаһы Тәгаләнең рухы аңа көчле төшкән”, — диде ул.

KSF01180

Тукай премиясе иясе, язучы Ркаил Зәйдулла Тукай заманыннан килгән милләт каршында торган мәсьәләләр әле дә шул ук дип әйтте. “Тукай әле бездән бәхетлерәктер дә. Чөнки ул заманда татар милләте әле бербөтен булып яшәгән. Мәгариф системасы, мәдрәсәләр көчле, киләчәккә өмет зуррак булган”, — диде ул.

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Тукай әсәрләрендә татар теленең байлыгын һәм ислам диненең сафлыгын да чагылдырды дип саный. “Тукайның үсешенә Коръән зур йогынты ясады. Шагыйребез милли һәм дини тәрбия бирде. Аллага шөкер, аның хезмәтләре бүгенге көндә дә дәвам итә”, — диде ул.

Традицион чарада өлкән буын язучылары, галимнәре, артистлары катнашты. Чыгышларны йомгаклап, Габдулла Тукай кабере янында аның һәм башка әрвахларның рухына багышлап, Коръән аятьләре укылды. Искә алу мәрасиме Тукайның каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

tatar-inform.tatar

* * *

В день очередной годовщины смерти Габдуллы Тукая представители татарской общественности посетили Ново-Татарское кладбище в Казани, прочитали молитву и возложили цветы на могилу поэта. На мероприятии побывала корреспондент ИА «Татар-информ».

Председатель Союза писателей Татарстана Данил Салихов назвал Тукая «пророком татарского народа». «Душой мы всегда с Тукаем. Если человек в свои 26 лет воспитывает народ своей переходящей из века в век поэзией, как же его не назвать пророком», – сказал он.

«Нашего Тукая ценят и почитают везде. Во многих странах устанавливают памятники в его честь. Если мы не предадим забвению таких наших гениев, то будут жить и наш язык, и наша религия, и наша нация», – подчеркнул Салихов.

Председатель Союза писателей РТ обратился к участникам мероприятия с призывом больше писать о проблемах нации. «Все мы, здесь собравшиеся, горим душой за нацию. У вас в руках перо – пишите, публикуйте», – заключил он.

Лауреат премии Тукая актер Азгар Шакиров прочитал стихотворение классика «Поэт». «Я считаю его поэтом, который своим величием доказал величие татар. В нем сильный дух от Всевышнего Аллаха», – сказал он.

Лауреат премии Тукая писатель Ркаиль Зайдулла подчеркнул, что сегодня татарский народ продолжает сталкиваться с теми же вопросами, которые поднимались во времена Тукая: «Тукай, пожалуй, даже счастливее нас. Потому что в то время татарская нация еще была единым целым. Была сильная система образования, и было больше надежды на будущее».

Руководитель отдела дагвата ДУМ РТ Нияз хазрат Сабиров напомнил, что Тукай в своих произведениях отразил богатство татарского языка и чистоту ислама. «Коран оказал большое влияние на развитие Тукая, дал национальное и религиозное воспитание. Слава Всевышнему, труды поэта продолжаются и сегодня», – сказал он.

В традиционной акции принимали участие представители старшего поколения писателей, ученых, артистов. Когда выступления у могилы Тукая завершились, были прочитаны аяты Корана. Затем участники мероприятия возложили цветы на могилу поэта.

tatar-inform.ru

Просмотров: 762

Комментирование запрещено