“Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә

imageЯңа Ярмәк авылында мәктәп укучылары белән «Карга боткасы» бәйрәмен билгеләп үттек

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе — һичшиксез, «Карга боткасы».  Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.      

Бу көнне балалар матур итеп киенеп, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң бергәләп ботка ашаганнар. Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.

Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп «карр-карр» килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.

Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык сораганнар, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

Юк, бу гади әкият кенә түгел. “Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу — мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек — ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомүмән, табигатькә табыну.  Бик ерак заманнарда безнең ата-бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.  

Без дә Яңа Ярмәк авылында мәктәп укучылары белән «Карга боткасы» бәйрәмен билгеләп үттек. Балалар белән төрле милли уеннар уйнадык, үзләреннән табышмаклар, әйтемнәр әйтердек. Без уйнаган арада карга боткасы пешеп тә җитте. Балалар аны үзләре дә ашады, каргаларга да, канат очларында язны алып килгән өчен, өлеш чыгардылар.

image (1)image image (2)

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

 

Просмотров: 953

Комментирование запрещено