Татар хатын-кызлары съездына конгресс нинди программа әзерләгән: бармак уены, спектакль карау һәм калфак туе

e2efd1853d05fbaaa21d0c5d9187c3e2Бер гасырлык тәнәфестән соң, 18-20 апрельдә Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак. “Татар-информ” съездның программасы белән таныштыра. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова программаның мәгънәсен аңлатты.

  • Беренче мөселман хатын-кызлары съезды 1917 елның 24 апрелендә Казанда үткән. Анда тигез хокук өчен көрәшкә, бөтендөнья хатын-кызлары берләшүгә өндәгән лозунглар була. Корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла. Корылтайны мәркәз бюро Рәисәсе, Казаннан Хәдичә Таначева ача.
Икенче съезд: программа һәм бурычлар
 
Икенче Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды ике көн барачак. Беренче көн программасында биш пункт каралган.

1. 18 апрель көнне иртән катнашучылар Казанга киләчәк, съездга теркәләчәк һәм кунакханәләргә урнашачак. 

Кадрия Идрисова II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында 500дән артык кеше катнашачагын әйтте. “Барлык чит регионнардан килгән кунаклар белән бергә шуның кадәр кеше булачак”, — диде ул.
Делегатлар сайлау юлы белән җыелган. “Һәр регионга, чит илләргә һәм турыдан-туры Татарстанга хатлар җибәрелде. Төрле төбәкләрдә сайлаулар үтте, безгә делегатлар исемлеген җибәрделәр”, — дип аңлатты Идрисова.   
Съездда төрле яшьтәге хатын-кызлар катнашачак. “Катнашучылар арасында яшьләр дә бар, чөнки безнең шушы съездка әзерлек йөзеннән 9-11 класс кызлары арасында сайлау – I Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә алты регионнан 70 кызыбыз катнашты. Икенче турга Казанга 21 кыз килде һәм нәтиҗәдә 7 кыз сайлап алынды. Бер Гран-при иясе һәм 6 лауреат булачак, шуңа күрә съездда 9-11 класста белем алучы яшь кызлардан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр булачак”, — диде «Ак калфак» җитәкчесе.
Димәк, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында 7 мәктәп баласы катнашачак.
2. Кунакханәләргә урнашканнан соң бөтендөнья татар хатын-кызлары Казан буйлап сәяхәткә чыгып китәчәк. 
План буенча сәяхәт төшке аш вакытына ярты сәгать кала төгәлләнәчәк.
3. Бер сәгатьлек төшке аштан соң катнашучылар Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенә барачак. 
Биредә аларга “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы тәкъдим ителәчәк.
4. Сәгать 15.00дән кичке бишкә кадәр гүзәл затлар балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнары белән танышачак. 
Программа буенча 10 балалар бакчасына, шул исәптән Казан шәһәрендә урнашкан 2нче, 40нчы, 54нче, 67нче, 81нче, 119нчы, 162нче, 261нче, 348нче, 405нче балалар бакчаларына бару каралган.
“Балалар бакчаларында без татар теленә өйрәтү, татар гореф-гадәтләрен саклап калу турында сөйләшәчәкбез. Әлеге эшләр бакчаларда ничек оештырыла икәнен, балаларның моны ничек кабул итүен һәм гомумән балалар бакчаларының яшәешен караячакбыз. Балалар бармак уеннарын, шәҗәрәләрен ясау ысулын караячак. Анда бик күп эшләр эшләнәчәк”, — диде Кадрия Идрисова.
5. Аннан соң катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына барачак. 
Театрда “Татар кызчыгы – 2019” һәм “Татар малае – 2019” бәйгеләре финалы узачак һәм нәтиҗәләр ясалачак. Кичке чара сәгать алтыдан сигезгә кадәр дәвам итәчәк.
“Съезд делегатлары балалар бакчаларына йөргән кызлар һәм малайлар арасындагы бәйгеләрнең йомгаклау өлешләрен караячак”, — диде Кадрия Идрисова.
Икенче көн
Съездның икенче көнендә программада дүрт пункт бар.

1. Җомга көнне иң беренче эш итеп Бөтендөнья татар хатын-кызлары Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә барачак. 

Биредә халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.
2. Сәгать 10.00да шунда ук II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы узачак. 
Утырыш төшке ашка кадәр дәвам итәчәк.
3. Сәгать ярымлык төшке аштан соң хатын-кызлар “Әкият” Татар дәүләт курчак театрына “Калфак туе” дип аталган чарага барачак. 
Кадрия Идрисова “Калфак туе”ның асылын аңлатты. “Төрле тарихи шәхесләр аша Аяз Гыйләҗев һәм Нәкыя апа Гыйләҗева гаиләсе белән танышачакбыз. 
“Калфак туе” – бик җитди чара, зурлар чарасы. Балалар өчен түгел. Биредә сүз телне гаиләдә саклап калу, телне гаиләдә тәрбияләү турында барачак. 
Сүз шулай ук тарихка карап балалар үстерү турында да барачак. Бүгенге көндә Аяз абый белән Нәкыя апаның малайлары чит телләр дә белә, төрле юнәлештә эш тә алып бара. Берсе татар драматургиясе һәм киносы белән шөгыльләнә, икенчесе татар энциклопедияләре һәм тарих белән эшли, тагын берсе – табиб. Әти-әниләре аларга нинди юллар белән тәрбия биргәнен караячакбыз.
Шулай ук беренче татар әлифбасын төзүчеләр белән танышу да булачак. Шуңа ялгап бик күп чаралар булачак, бөтенесен сөйләп чыгып та булмый”, — диде Кадрия Идрисова.
4. II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды сәгать 19.00дән унынчы яртыга кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектакль премьерасын карау белән тәмамланачак. 

intertat.tatar

Просмотров: 805

Комментирование запрещено