Казанда Җәмигъ мәчете төзү өчен ярдәм фонды оештырылачак / ДУМ Татарстана учреждает фонд Соборной мечети

1699Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Казанда Җәмигъ мәчетен төзү өчен ярдәм фонды оештырачак. Фонд 25 апрельдә «Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» Халыкара икътисади саммиты кысаларында тәкъдим ителергә мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ»га нәзарәтнең матбугат бүлеге. 

Хәзерге вакытта Фондны оештыру эшләре бара. 

«Фондта төзелеш өчен кирәкле булган матди чаралар тупланачак. Фондны тулыландыруда физик һәм юридик затлар катнаша алыр. Татарстан мөселман өммәтенең Җәмигъ мәчете төзелеше белән актив кызыксынуын һәм ярдәмгә әзер булын исәпкә алганда, ислам динен тотучылар бу изге эштә теләп катнашыр дип уйлыйбыз», — диелә хәбәрдә. 

Казанда яңа Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге әлегә төгәл билгеле түгел. Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков мартта биргән интервьюсында: «Берничә вариант бар. Берсе — Казан Кремле каршында, «Ривьера» һәм «Гаилә үзәге» арасында. Икенчесе — Сәлимҗанов урамында», — дигән иде.

Казанда Җәмигъ мәчетен төзү проектын KAZANSUMMIT кысаларында тәкъдим итәчәкләр.

Проектны гамәлгә ашыру белән «Пэйзакят» компаниясе һәм «ВАКФ КАЗАНЬ» фонды шөгыльләнәчәк. 

tatar-inform.tatar

* * *

Место строительства Соборной мечети пока неизвестно.

Духовное управление мусульман Татарстана учреждает фонд для сбора средств на строительство Соборной мечети в Казани.

По данным управления, в фонде будут накапливаться необходимые для строительства мечети материальные средства. В пополнении фонда смогут принимать участие физические и юридические лица.

В ДУМ Татарстана рассчитывают, «что приверженцы ислама с большим желанием примут участие в этом богоугодном деле».

Место строительства Соборной мечети пока неизвестно. Рассматриваются несколько вариантов, в том числе на берегу Кабана и на берегу Казанки между развлекательным комплексом «Ривьера» и центром семьи «Казан».

Ожидается, что проект Соборной мечети в Казани представят на форуме KazanSummit.

idelreal.org

Просмотров: 574

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>