Бәхетле кешегә олуг юбилейлар насыйп була

image (1)Күптән түгел Похвистнево районы Гали авылы “Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының әгъзасы булган Кәүсәр апа Саликованың олы юбилеен бәйрәм иттек. Аңа 80 яшь тулды.

Кәүсәр апа лаеклы ялга чыкканчы авыл советында хәрби исәпкә алу өстәле мөдире (начальник ВУС) булып эшләде. Ул һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, тәмле телле булды. Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмады.

imageimage (1) image (2) image (3)

Кадерле Кәүсәр апабыз! Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, акыллы киңәшче булып калыгыз. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы, уңышлар белән каршылагыз. Балаларыгызның ихтирамын, туганнарыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп күп еллар яшәргә насыйп булсын. Әмин!

                   Изге теләкләр белән җирле “Туган тел” һәм “Ак калфак” оешмалары.

Гали авылы, Похвистнево районы.

Просмотров: 959

Комментирование запрещено