В минувшие выходные артисты Кошкинского района устроили большой праздник. В Кошкинском межпоселенческом культурно-досуговом центре (МКДЦ) прошёл гала-концерт фестиваля «Льётся Волга, как песня раздольная».
Были представлены самые лучшие номера, которые были отобраны членами жюри фестиваля на просмотрах в сельских домах культуры. Перед зрителями со своими яркими номерами выступили чувашские, мордовские, русские и татарские коллективы.
Татарская фольклорная группа «Чишмә» Орловского сельского дома культуры (художественный руководитель — Наиля Усманова) исполнила песню «Су буйлап». Группа Альфии Галиевой «Дуслык» села Новая Кармала показала татарский танец. Наш соплеменник, популярный гармонист Мидхат Аминов со своими татарским наигрышами представлял свой родной Старофейзулловский сельский клуб.
В итоге коллективы и солисты, отобранные на гала-концерт, были награждены дипломами лауреата фестиваля.
Аняс МИНГАЛИЕВ.
Фото автора.
Кошкинский район.
* * *
Үткән ял көннәрендә Кошки районының үзешчән коллективлары өчен мәдәният һәм ял үзәгендә «Льётся Волга, как песня раздольная» фестиваленең гала-концерты уздырылды.
Ә аңа кадәр районның Мәдәният йортларында авыл җирлекләренең коллективлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, жюри сайлап алган иң яхшы коллективлар шушы гала-концертта очраштылар.
Сәхнәдә милли костюмнар, җыр-биюләр өере — рус, мордва, чуваш, татар коллективлары берсен-берсе алыштырып кына тора. Әнә Орловка мәдәният йортында Наилә Усманова җитәкчелегендә иҗат итүче “Чишмә” коллективы “Су буйлап” җырын суза, аларны Яңа Кармала авылының Әлфия Галиева җитәкчелегендәге “Дуслык” бию төркеме алыштыра, Иске Фәйзулла авылы, билгеле инде, Мидхәт Әминовның моңлы гармун көйләре белән үзәкләрне өзә…
Яхшыларның да яхшылары фестиваль лауреатлары исеменә лаек булдылар. Алар, һичшиксез, өлкә фестивалендә дә чыгыш ясау хокукына ия булырлар, дип ышанабыз.
Әнәс МИНГАЛИЕВ.
Просмотров: 1301