Камышлы авылының беренче мәхәллә территориясендә өмә узды (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (6)17 апрельдә Камышлы авылының беренче мәхәллә территориясендә өмә узды. Абый-агайлар үзләренең тырмалары яки сәнәкләре белән мәчет тирәсен көзге чүптән арындырдылар. Күмәкләшеп, бик тиз арада эшләрен җиренә җиткереп башкардылар. Мәчетебез йорты һәм капка төбе бик ямьле булып калды.

Ир-атлар тырышып эшләгән вакытта апа-сеңелләр сый-нигъмәт тулы табын әзерләп куйганнар иде. Шәрифуллина Тәслимә апа тәмле пылау пешереп килгән, Ибәтова Венера апа өстәлне япкан, Хәлимова Асия апа коймакларын әзерләп куйган. Сәдретдинова Рамилә салатларын авыз иттерде, табын корырга да ярдәм итте. Климашова Рәисә ахырдан барлык савыт-сабаларны юып, җыештырып куйды.

imageimage (1) image (3) image (4) image (5) image (6)image (7) image (8) image (9) image (10) image (11) image (12) image (13)

Шулай итеп тәмле ризыклар ашап, шифалы чәйләр эчеп, өмә бик матур узды. Мәчет имамы Сәдретдинов Инсаф Ирек улы бик тә рәхмәтле булып калды. «Бердәм булып, изге гамәлләр кылып, уразалар тотып, корбаннар чалып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик», — дигән теләкләрен белдерде хәзрәт.

Мин дә беренче мәхәлләнең тату, дус яшәүләрен күреп, моңа куанып кайттым. Әфарин, авылдашларым!  

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы. 

Просмотров: 1232

Один комментарий

  1. Ай машаллах,афарин,Аллаху Раббымыз дингэ ярдэм итучелэргэ ярдэм итсен