Язгы айлар килеп җитте,
Кояш елмаеп тора.
Елмайган кояшка карап,
Күңел авылга тарта.
Кайтып барабыз авылга,
Урамда ерганаклар.
Урам тулы бала-чага,
Ерганак ера алар.
Без дә күптән түгел генә
Идек нәни балалар.
Кая китеп юкка чыкты
Шундый хыялый чаклар?
Әти-әни яныбызда,
Бар дөнья да түгәрәк.
Артта калды, югалды шул,
Тизләп үтте бигерәк.
Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).
Просмотров: 1062