“Nikah fest” котлы булсын!

Әлфия Сө­ләй­манова (уңда)Мәскәүдә “Nikah fest” фес­тива­лен оештыручы Дания Әгъ­зә­мова белән.

Әлфия Сө­ләй­манова (уңда) Мәскәүдә “Nikah fest” фес­тива­лен оештыручы Дания Әгъ­зә­мова белән.

Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Nikah fest” (“Никах фест”) дип аталган бик кызыклы чара узды. Аны мөселман яшьләр форумы кысаларында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм хәләл туйлар уздыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова студиясе оештырган иде.

 - Мәскәүдә, Казанда инде ун елга якын хәләл туйлар уздырыла. Самара өчен бу әлегә яңалык дип әйтер идем. “Спиртлы эчемлектән башка табын күңелсез үтә”, “Иптәшләрем, коллегаларым дөньяви кешеләр. Хәләл туйны аңламаслар”, — дип борчылучылар шактый. Без бу чараны яшьләргә хәләл туйның ничек уздырылуын  күрсәтү, мөселман гаиләсенең рухи-әхлакый кыйммәтләрен аң­лату һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырдык, — дип сөйләде Әлфия ханым.

Бу көнне “Заря” мәдәният сараенда хәләл туй уздыру белгечләре җыелган иде. Фойеда оештырылган күргәз­мәләрдә махсус ясалган туй открыткаларыннан башлап, туй күлмәкләренә кадәр бар иде. “Беренче гаилә бәйрәмен ниндидер аерым бер стильдә, аерым тематика буенча уздыру модага керде. Туйга чакыру гына да булачак тантананың визит карточкасы булып хезмәт итә. Шуңа кияү белән кәләш аларның үзенчәлекле булуын телиләр. Ә мин бик теләп аларга ярдәмгә киләм”, — дип сөйләде открыткалар ясау­чы Эльвира Камалтдинова.

Сабина Азамова җиләк-җимеш букетлары ясау белән мавыга икән. Матур һәм шул ук вакытта тәмле бүләкне сөйгән ярыңа да, туганыңа да бүләк итеп була. “Бүгенге чараны оештыручыларга зур рәхмәт. Туйлар, башка гаилә тантаналары уздыру юнәлешендә эшчәнлек алып ба­ручы белгечләргә үзара элем­тә булдыру өчен бик файдалы ул”, — дип бу фестиваль  ту­рында фикерен белдерде Сабина.

Ә “Болгар-арт” сәнгать ос­таханәсе архитекторы  Мәрь­ям Батыршина һәм дизайнер Алия Кәлимуллина биналарны, бүлмәләрне бизәү белән шөгыльләнәләр икән. Соңгы вакытта милли стильдә бизәү модада булуы турында сөйләделәр. Алар бик матур рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырганнар иде.

Самараның “Матурлык”  (ху­җасы — Алеся Варнаева), “SB” (Кадрия Юзеева) кибетләрендә сатылучы мөселман киемнәре, “Гүзәлем” (Казаннан Гүзәлем Миңнеханова) кибете яулык­лары, Залинә Абделманова тәкъдим иткән натураль косметика, Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы Гөлнара Насыйрованың һәм башка дизайнерларның һәм декораторларның (Ринат һәм Алия Рәхимовлар, Алия Әхмәтова, Лилия Вәлиева) кул эшләре белән хозурланмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Визажистлар Наталья Погодина, Диана Кинжигалиева, Жанна Колдова, Эльмира Әхмәтҗанова туташларга матурлык дәресләре оештырдылар.

Фойега кияү белән кәләш киемнәренә киенгән матур пар килеп кергәч, барысының да карашы аларга төбәлде. Бу күптән түгел өйләнешкән Рамил һәм Кәлимә Сөләймановлар булып чыкты. “Безнең туебыз мөселман гореф-гадәтләре буен­­ча төште. Ә Әлфия Сө­ләйманова студиясе тантанабызны истә калырлык итеп үткәрергә ярдәм итте. Чынлап та, барысы да бик матур булды. Без дә, әти-әниләр дә, туган­нарыбыз да бик канәгать калдылар”, — дип сөйләделәр алар.

Бу вакытта тамаша залында спикерлар чыгышы барды. Анда тәҗрибәле белгечләр никах һәм хәләл туйлар уздыру буенча чыгышлар ясадылар, мастер-класслар уздырдылар. Чараның мөхтәрәм кунагы — Түбән Камадан килгән Рөстәм хәзрәт Идиятуллин гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Аның гыйбрәтле чыгышын яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә йотлыгып тыңладылар.

Гомумән, бу чарада күңел­сезләнеп утыручылар күрен­мәде. Мәскәүдән килгән популяр алып баручы Айрат Заг­риев һәм Казаннан танылган эстрада артисты, шулай ук туйлар, гаилә бәйрәмнәрен алып баручы Салават Миңнеханов та моңа күп көч куйдылар. Чыгыш ясаучыларның темалары да берсеннән-берсе кызыклырак иде. Самарада милли туйлар уздыручы Әлфия Сөләйманова үзе уздырган милли туй презентациясен дә тәкъдим итте.

Фестивальдә мөселман кием­нәре модасы да күрсә­телде. “Әс-Сәлам” мөселман киемнәре кибете (Ильяс һәм Әлфинур Яруллиннарның гаилә бизнесы), дизайнлы киемнәр җитештерүче Rich Islam мө­селман үзәге (дизайнеры Галия Салюкова) тәкъдим иткән матур күлмәкләрне шунда ук сатып алырга да мөмкин иде. 

Әлфия Сө­ләй­манова (уңда)Мәскәүдә “Nikah fest” фес­тива­лен оештыручы Дания Әгъ­зә­мова белән.

Әлфия Сө­ләй­манова (уңда) Мәскәүдә “Nikah fest” фес­тива­лен оештыручы Дания Әгъ­зә­мова белән.

Дизайнер Алия Кәлимуллина мастер-класс уздырып, башына яулык бәйләгән ха­тын-кызларның үтә дә матур, сөй­кемле булуын дәлилләде. Ә кәләш образын тудыру белән шөгыльләнүче Наилә Майер кызларга туй күлмәге, бизәнү әйберләре турында алдан ук уйларга киңәш итте. 

Сәхнәдә никах йоласы да күрсәтелде. Рөстәм хәзрәт Идиятуллин никах уку шартлары белән таныштырганнан соң, Самарада милли туйлар алып баручы Инзилә Гыйззәтуллина, Рамил һәм Кәлимә Сөләймановлар һәм аларның әти-әниләре тантана тәртибен күрсәттеләр. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Самара яшьләре бүлеге әгъзасы Гөлнара Насыйрова кыз бир­нәсе әзерләү буенча чыгыш ясады. “Кыз бала булачак иренең әтисенә, ир туганына чиккән түбәтәй, әнисенә, башка туганнарына үз кулы белән әзерләгән бүләкләр тапшырырга тиеш”, — дип Гөлнара ханым үзе чиккән сөлгеләрен, камзулларын күр­сәтте.

“Nikah fest” фестивале әнә шулай матур һәм бер сулышта узды. Әле үз тормышларын кора гына башлаган яшьләргә дә, аларның әти-әниләренә дә ул бик кызыклы, мәгълүматка бай булгандыр, дип ышанасы килә.

- Никах туе йолалары турында барысын да беләм, дип уйлый идем. Ә менә кияү белән кәләшкә бал һәм май каптырулары турында бүген генә ишеттем, — дип сөйләде соңында Милана Бадаева. — Фестиваль  татар халкының милли гореф-гадәтләре һәм йолаларының никадәр матур булуын күрсәтте. Шундый чаралар ешрак уздырылып торсын иде, — диде ул.

Алия АРСЛАНОВА

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:
«Nikah fest» — дебютное мероприятие для Самары
* * *
Самарда “Nikah fest” фестивале узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено