“Кем соң без, татар булмасак?”

Разия апа18 — 19 апрельдә Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы съезды уздырылды. Самарадан бу чарага өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия Әюпова һәм бер төркем активистлар барган иде. Хатын-кызлар корылтаенда “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы тәкъдим ителүе турында билгеле булгач, съезд алдыннан “Бердәмлек” хәбәрчесе, Разия ханым ӘЮПОВА белән очрашып, “Стратегия” буенча туган уй-фикерләре белән уртаклашуын соралды.

- 26 мартта Васил Шәйхра­зи­ев, Самара, Пенза, Саратов, Оренбург өлкәләре һәм Мордовия Республикасының татар активистларын Самарага җыеп, “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы белән таныштырган иде инде. Ул вакытта без, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы каршында эшләүче Самараның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, чарага ныклап әзерләндек.  Өлкә районнарында, өлкә үзәгендә һәм шәһәрләрендә эшләп торган хатын-кызлар оешмалары, вәкилләре милли киемнәрен киеп, милли бизәкләр төше­релгән чигешләрен, бәйләгән-теккән әйберләрен, суккан паласларын алып килеп, күр­гәзмәләр оештырдылар, татар милли ризыклары пешереп, мул өстәлләр кордылар һәм, читтән килгән кунакларны җыр-биюләр белән каршылап, тәмле ашатып кунак иттеләр. Монда Кошки районының Иске Җүрәй авылы һәм Похвистнево районының Мәчәләй авылы үзешчәннәренең, “Яктылык” татар мәктәбе укучы һәм укытучыларының эшен билгеләп үтәсе килә.

- “Стратегия”нең аңлашыл­мыйча калган урыннары бул­мадымы?

- Самара төбәге татарла­рынең “Стратегия”гә битараф булмавы күренеп торды. Васил әфәнденең чыгышыннан соң, фикер алышулар булмаса да, һәркем татар милләтен саклап калу өчен тагын нәрсә эшләп була, дип уйлангандыр. Ә со­рау­лар булды, әлбәттә.  Мәсәлән, без 2014 елда Казанга, хатын-кызларның чираттагы корылтаена баргач, Самара өлкәсендә дә “Ак калфак” оешмасын оештырырга карар кылдык. Шул чакларда безгә: “Ра­зия ханым, сез оешмага олы яшьтәге апаларны җыймагыз.  Безгә яшьләр кирәк”, — дип әйткәннәр иде. Бу пунктлар корылтай резолюциясенә дә кертелгән. Соңыннан, Самарага кайткач, безнең өлкә делегатлары, “Белоснежка” татар кафесында җыелып, оешманың киләчәге турында гәпләшеп утырдылар. Ахырда без “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказов имамлыгында икенде намазын укыган идек. Шулай хатын-кызларның иҗтимагый һәм дини тормышы үрелеп бара башлады. Ә ник соң Васил Шәйхразиев тәкъдим иткән “Стратегия”дә дин турында бик аз язылган?

Гаилә, милләт кыйм­мәт­ләренең гаиләдән башлануы барыбызга да яхшы билгеле. Ата-ана, әби-бабай тәр­биясе татар телендә барса, милли үзаң балага бишек җырлары, милли ашлар, татар бизәкләре аша керсә, аның чын татар кешесе булып үсүендә шик юк. Монда бик күп уйланырлык әйберләр бар, дип уйлыйм. Шуңа да безнең оешма еш кына рус шәһәрендә яшәүче әбиләрнең кем булуларын исләренә төшерү өчен төрле чаралар уздырып тора. Анда инде бишек җырлары да, татар шагыйрьләренең әдәби кичәләре дә, җырлый-җырлый калфак, изү чиккәндә гореф-гадәтләребезне барлау кичәләре дә эшкә җигелә. Әбиләр өйләренә рухланып кайталар, намаз укымаганнары мәчеткә барып дин гыйлеме өйрәнә башлыйлар, онык­ларына кыстыбый һәм бавырсаклар ашатып, өйдә милли мохит тудырырга тырышалар. Стратегия ул бит Татарстан өчен генә түгел, бөтен татарлар өчен дә. Ә рус шәһәрләрендә яшәүче татарларны башта уятырга, онытылып беткән гореф-гадәтләребезне күрсәтергә дә кирәк.

Самара татарлары бу юнә­лештә күп эшли. Авылларда татар теле, аз булса да, укытыла. Самарада “Яктылык” татар мәктәбе эшләп тора. Газеталар һәм журналлар чыга, милли бәйрәмнәр үткәрелә. Ләкин бу эшләр барысы да ата-аналар һәм балалар бергә эшләгәндә генә нәтиҗәле була ала. Ә инде кайсы бала рус мәктәбендә белем ала икән, аны өйдә укытырга кирәк, әлбәттә. Чөнки үз телендә укый белмәгән бала, гаиләдән аерылса, телне бик тиз онытачак.

Әти-әнигә өйдә татар мохиты, буыннар җебе булдырырга кирәк. Без, “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары, төрле чаралар уздырганда бу турыда гел сөйләп торабыз. Милли бәйрәмнәр булсынмы, дини бәйрәмнәрме, балаларның әби­ләре, әниләре белән килүен таләп итәбез. Остаханәләр уздырганда да: калфак-изү, сөлге-кулъяулык чиккәндәме, аш-су күргәзмәләре әзерлә­гән­дәме, балаларның эшләрен аерып күрсәтергә тырышабыз.

Ә инде дин мәсьәләсенә килгәндә, без абыстайларыбыз һәм хәзрәтләребез белән тыгыз элемтәдә торабыз. Чөнки алар балаларыбызны милли рухта тәрбияләү өчен бик зур көч куялар. Мәчетләрдә “Ачык ишекләр көне” уздырып, Хәйрия өмәләре оештырып, балаларны мәчет тирәсендә берләштерәләр. Ахырда, яше-карты учакта пешкән пылау белән сыйланганда, күңелле генә бәйрәм килеп чыга.

Менә шулай Самара төбәге татарлары “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын каршы ала. Самарада һәм Тольяттида “Татар кызы” бәйгеләре, “Мирас” татар мәдәнияте фес­тивале кебек зур чаралар булсынмы, “Бердәмлек”, “Сәлам” татар газеталары, “Самар татарлары” журналы, шул ук исемдәге татар сайты чараларыбызны яктыртып баралар, ә тарихчыларыбыз һәр татар авылының тарихын язып калырга ашыгалар. Әле күптән түгел генә “Сәлам” газетасы хәбәрчесе Фәрид Шириязданов Иске Ярмәк авылы тарихын язып чыгарган булса, Шамил Баһаутдинов “Туган тел” җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган китабын тәмамлап килә, дигән хәбәрләр йөри. Азат Надиров, Нурхәтим Биккулов (мәрхүм) кебек танылган рәссамнарыбыз да бар. “Татар халкының үсеш страте­гия­се” эскизы язылган икән, Татарстан милли эштә актив булган кешеләрне яисә оешмаларны җылы сүз,  яисә бүләк белән ешрак шатландырса, бигрәк тә рәхмәтле булыр идек.

Казаннан килгән концертларга, театр тамашаларына Самара халкы дәррәү йөри, Аллага шөкер. Инде “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизына таянып, шуларның сыйфатын тагын да яхшыртып, татар сәнгатен дөнья халкына да күрсәтеп, татарлыгын җуйган милләттәшләребезнең күңелләрендә горурлык хис­ләре уятып, үз милләте күләгәсенә кайтуларын телибез. Татар конгрессы тарафыннан боз кузгалды, дип уйларга сәбәп бар. “Читтә яшәүче татарларга карата киләчәктә дә шулай игътибарлы булсалар, тагын да тырышыб­рак эшләрбез”, — диделәр “Ак калфак” утырышына җыелган хатын-кызларыбыз.

“Кем соң без, татар бул­масак?” шигарен уйлап тапкан кеше бик зирәк кешедер ул. Бу сүзләр һәркемне уйлануга, милләтеңне барлауга, гореф-гадәтләрне саклауга һәм татар телле балалар үстерүгә әйди.

Эльвира РӘФЫЙКОВА

«Бердәмлек»..

 

Просмотров: 921

Комментирование запрещено