Чәчәкләргә тиң син, әнкәй!

канюкаева на 20 апреля

Зәйтүнә Канюкаева

Мин Похвистнево рай­онының Үрнәк (Пример) авылында туып-үстем. Кайда гына яшәсәм дә, күңелем шунда, туган нигезгә, әниебез янына тартыла. Кайтып төшәр төп йортың, бәлешләр салып көтеп торучы газиз кешең булуы шундый зур бәхет икән ул.

Әниебез Зәйтүнә Канюкаева — сугыш чоры баласы. Әтисен ул хә­терләми дә диярлек. Кыям бабабыз фин сугышыннан  кайтып озак та тормый, Бөтендөнья Ватан сугышына китә. Әниебез бу вакытта әле кечкенә була, әтисенең бик нык кочып, кочагыннан озак җибәрми торганын гына хәтерли. Кыям бабабыз Ленинград янында барган каты бәрелештә батырларча һәлак була. Әнкәй мирас итеп аның фотосурәтен һәм “За оборону Ленинграда” медален саклый, ачы югалтуын әле дә күз яшьләре белән искә ала.

Әниебез колхозда эшләде. Яхшы, тырыш хезмәте өчен ул төрле бүләкләргә ия булды, авыл советы депутаты итеп тә сайланды. Авылдашлары аны бик яраталар, хөрмәт итәләр.

Язмыш кына газиз әниебезгә сынауларны күп бирде. Әтиебез Фатыйх бик иртә бакыйлыкка күчеп, әниебез 35 яшендә тол калды. Ничек кенә авыр булса да, ул кешегә йөрәк әрнүләрен сиздермәде. Энем Фәрит белән миңа яхшы тәрбия бирде, укытты, олы тормышка аяк бастырды. Оныклары Руслан белән Эльдарны да тәрбияләргә ярдәм итте. Бүген мин Ижевскида, энем Самарада яшибез. Без барысы өчен дә әнкәйгә рәхмәтлебез. Инде үзебез күптән әти-әни булсак та, бүген дә аның төпле киңәшләренә, җылы сүзләренә мохтаҗбыз.

Тормышның ачысын, мих­нәтләрен күп күрсә дә, әни ачык күңелле, сабыр булып кала белә.  Аның күңеле киң, ә йөзендә һәрвакыт елмаю балкый. Әниебез бик тә чәчәкләр ярата. Менә инде ике ел рәттән ул Похвистнево районы администрациясе оештырган “Иң матур йорт” бәйгесендә җиңү яулап килә. Газизебез үзе дә шул аллы-гөлле чәчәкләр сыман дөньяга матурлык бүләк итеп яши.

Әниебез шигырьләр дә яза. Аның бер иҗат җимешен “Бер­дәмлек” газетасында да бастырып чыгарырга булдык.

 

Апрель ае, туган аем,

Миңа 80 яшь тула.

Бер Ходайдан шуны сорыйм,

Исәнлек бирсә — шул була.

 

Килеп җиттем сиксәнгә мин,

Кайда калган унсигез?!

Әй, дусларым, туганнарым,

Унсигезне табыгыз!

 

Сиксәнгә килеп җитсәм дә,

Бер дә әле уфтанмыйм.

Бакчам тулы гөл үстерәм,

Картаерга уйламыйм.

Шушы көннәрдә яраткан әниебез, кадерле әбиебез Зәй­түнә Кыям кызы Канюкаева 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Без, кызы Зөлфия, улы Фәрит һәм гаиләләребез, аны чын күңелдән шушы гомер бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ал­лаһы Тәгалә аңа исәнлек-сау­лык, бәхет-шатлыклар бирсен. Һәрвакыт шулай шат күңелле булып калсын, озак еллар безне куандырып яшәсен иде.

Зөлфия ТЕЛКОВА.

Ижевск шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1135

2 комментариев

  1. Поздравляем Зайтуня Апа с наступающим юбилеем!!! Желаем здоровья, долгих лет жизни ! Мира, спокойствия, силы и бодрости! Пусть радует вас каждый день!

  2. Гомер булса тазалыкта булсын.Авырлыкны жинеп чыгарлык.тормыш булса булсын ул бэхетле.Тик шатлыктан утырып еларлык! Зэйнунэ апа котлы булсын туган кенен!Картлыкка бирешме! Румия Урнэк авылы