Теләк

DSC09985_1_0Офыкларга хәтле барыр өчен
Кол-Шәрифләр тавышын ишетәсе.
Таң алдыннан азан яңгырагач,
Уяу булып сәҗдә итәсе.
 
Халкым минем, шайтан богауларын
Өзәр заманнарың җитәрме?
Әллә һаман Әхмәт — “Алик” булып,
Адашулар дәвам итәрме?

Юк, булмасын, алай теләмибез!
Сыкрамасын ата-бабалар,
Әрвахлар бер сөенер әле
“Сезнең юлдан”, — диеп барсалар.
 
Тагын ниләр күрер башларыбыз?
Кардәшләрем минем, әй татар!
Мөселманның җиде төн уртасы
Бер Аллаһы белән таң атар.
 
Галәмнәргә багам, синнән сорыйм -
Адәм балаларын ярлыка!
Төшермә син безне түбәнлеккә,
Салма әле безне тарлыкка…
Газиз хуҗам, үзең ярлыка.

Нәсимә КӘЛИМУЛЛИНА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1070

Комментирование запрещено