В Самаре праздник Навруз отметили многонациональной дружной семьей / Яңа көн, яңа ел белән!

img_4474_121 апреля 2019 года во Дворце культуры на площади Кирова прошел межнациональный областной Навруз – яркий весенний праздник, ставший в нашем регионе традиционным. 

Навруз в переводе с фарси означает «Новый день». Это праздник начала нового года у персоязычных и некоторых тюркоязычных народов, который начинали отмечать в день весеннего равноденствия. 

В этом году организаторами межнационального Навруза стали областные национальные общественные объединения — Региональная общественная организация «Национально-культурная автономия азербайджанцев Самарской области «Ватан» («Родина»), Благотворительный фонд «Помощь киргизскому народу «Манас-Ата», Самарская региональная общественная организация таджикистанцев «ПАЙВАНД-ЕДИНСТВО», Самарская региональная общественная организация «Туркменский национальный культурный центр «Ватан» («Родина»), Самарская региональная общественная организация «Гуманитарная Ассоциация Туркменского Землячества в Поволжье», Самарская региональная общественная организация «Узбекский национальный культурный центр «Алишер Навои», Общероссийская общественная организация по содействию в сохранении национально-культурных ценностей узбеков и народов Узбекистана, проживающих на территории России «Всероссийский Конгресс узбеков, узбекистанцев» при поддержке Администрации Губернатора Самарской области, Администрации г.о. Самара и ГКУ СО «Дом дружбы народов». 

В Самарской области Навруз празднуют более 25 лет, но как межнациональный, объединяющий представителей разных народов, с 2012 года. Особенностью прошедшего в этом году Навруза стало то, что его инициаторами и организаторами совместно выступили национально-культурные объединения таджиков, азербайджанцев, узбеков, туркмен и киргизов. Такая совместная работа, сотрудничество и сотворчество отражают общечеловеческие ценности праздника Навруз и его объединяющее значение. 

Это и определило праздничную программу. Перед началом концерта в фойе были представлены выставки, которые показали национальную палитру народов, празднующих Навруз, знакомили с декоративно-прикладным искусством, особенностями национальной кухни, костюмами. 

Открывая мероприятие, гостей и организаторов приветствовала Надежда Осипова, руководитель управления национальной и конфессиональной политики департамента внутренней политики Администрации Губернатора Самарской области. Она зачитала поздравительный адрес от Губернатора Самарской области Дмитрия Азарова, в котором была отмечена большая роль этого праздника в объединении людей разных национальностей и создании условий для мирного и созидательного взаимодействия на благо развития Самарского региона. Также было зачитано приветствие от Главы г.о. Самарв Елены Лапушкиной. С праздником Навруз поздравили участников и гостей председатель Регионального Духовного Управления мусульман Самарской области муфтий Талип-хазрат Яруллин, директор государственного казённого учреждения Самарской области «Дом дружбы народов» Игорь Буров, председатель региональной общественной организации «Союз народов Самарской области» Ростислав Хугаев, руководители многих национально-культурных общественных объединений региона. Наиболее активные представители национально-культурных объединений были награждены почетными грамотами «Союза народов Самарской области» и Дома дружбы народов. 

Театрализованное действие «Навруз собирает друзей» рассказало историю праздника и продемонстрировало его особенности у разных народов. Гости праздника увидели яркое, завораживающее действо, ощутили его передаваемую через тысячелетия энергетику. 

img_4474_1

Артисты на сцене воссоздавали игры и гадания, показали обряд «Испанд» — церемонию окуривания жилища и очищения его от любого зла, и традиционный обмен дарами. 

Яркий концерт продолжился выступлениями творческих коллективов национальных общественных объединений Самарской области, а также гостей из ближнего зарубежья. 

Такой яркий многонациональный праздник, собравший переполненный зал, еще раз продемонстрировал дружбу и взаимопонимание между народами, дружной семьей живущих в Самарской области. 

samddn.ru

* * *

Урта Азия, Иран, Әф­ганстан кебек шәрык ил­ләрендә яз­гы чәчү эшләре ал­дыннан үткәрелә торган Нәү­рүз бәй­рәме соңгы елларда Самара өлкәсендә милләтара чара буларак уздырылып килә.

Үткән гасырның 90нчы елларында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте дә Самарада татар Нәүрүз бәйрәмен уздыра башлаган иде. Оешманың бүгенге президенты Ильяс Шәкүров сүзләренә караганда, халык аз йөри башлагач, аны уздырудан баш тартырга туры килгән. Милләттәшләребез арасында бу бәйрәмгә карата төрле фикер йөри. Берәүләр аны үз итсә, икенчеләре: “Безнең бәйрәм түгел ул”, — дип саный. Без Татарстанның “Интертат” электрон газетасында журналист Зилә Мөбарәкшинаның “Хуш киләсең, Нәүрүз!” дип аталган мәкаләсенә тап булдык. Анда шундый юллар бар: “Элек Нәүрүз татарларда да зурлап үткәрелгән. Әйтик, күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең ХIХ гасырга караган хезмәтендә: “1700 елга кадәр мөселман татарлары Яңа елны Төрки һәм Иран халыкларының кояш календаре буенча хәмәл (март) аенда, көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән вакытта каршылаганнар”. Тарихчы берникадәр Нәүрүз бәйрәменә бәйле сәхифәләр дә китерә: “Муса мелла (Муса Түнтәри) заманында нәүрүз әйтеп йөрү булган. Март башларында тирән чана әзерләп, аның уртасына карья мелласы кереп утырып, аңа кырык — илле кеше җигелеп тартып, авылның бер башыннан икенче башына йөреп, нәүрүз әйтеп, мелла файдасына ашлык җыйганнар”. 

Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов Шиһабетдин Мәрҗәнинең ХVIII йөзгә караган кулъязма хезмәтләрендә татарларда яз айларын өч өлешкә бүлеп, “бала нәүрүз”, “карт нәүрүз”, “эссе нәүрүз” дип йөртелүе турында мәгълүматлар барлыгын искәртә. Шулай ук, Марсель Әхмәтҗанов ХVII йөзгә караган кулъязма китаптагы “Илаһи мөнәҗәт” текстында да Нәүрүз бәйрәме турында мәгълүмат табуын әйтә”.

Күрүебезчә, татарларда соң­гы берничә гасыр аралы­гында Нәүрүз бәйрәме зурлап үткәрелмәсә дә, Идел буе татарлары тормышына һәм гореф-гадәтләренә мөнәсәбәте бар һәм без дә милләтара Нәүрүз бәйрәмендә тулы хокуклы катнашучылар сыйфа­тында чыгыш ясый алабыз.

Ә быелгы Нәүрүз татарлардан башка гына үткәрелде. Концерт программасы башланганчы кунаклар фойеда казах, азәр­байҗан, таҗик, үзбәк, кыргыз, төркмән халыкларының мәдә­ниятен, көнкүрешен чагыл­дырган күргәзмәләр карады­лар, милли ризыклардан авыз иттеләр.

Чараның рәсми өлешен өлкә администрациясендә җә­мәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Ул губернатор Дмитрий Азаровның тәбрикләү хатын да укып китте. Анда Нәүрүз бәйрәменең Самара төбәге үсеше өчен уңай шартлар тудыручы, биредә яшәүче төрле милләт халыкларын бер­ләштерүче көч булуы турында әйтелгән иде. Шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның тәбрикләү хатында да матур теләкләр яңгырады.

Гомумән, чарада тәбрик­ләү­ләр күп булды. Самара өл­кәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаев һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Игорь Буров изге теләкләрен җиткерделәр, милли-мәдәни оешмалар активистларына Мак­тау грамоталары тапшырды­лар.

Милли оешмалар активистлары көче белән әзерләнгән “Нәүрүз дусларын җыя” дип аталган тамаша бәйрәмнең төп бизәге булды. Алып баручылар бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, төрле халыкларда аның ничек итеп уздырылуы турында сөйләделәр. Артистлар махсус үләннәр яндырып, өйгә ияләшкән шайтан-пәриләрне куып чыгару йоласын да тәкъ­дим иттеләр. Ул “испанд” дип атала икән. Төрле милләт ха­лыкларының үзешчән артистлары тәкъдим иткән бәйрәм кон­церты да искиткеч матур булып, өлкәбездә яшәүче халык­лар дуслыгын тагын да ныгытты.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 982

Комментирование запрещено